Гөлназ Асаева «По барам» җырын татарча башкарган өчен, Анна Асти миллион таләп итә

Рус эстрадасы җырчысы Анна Асти, үз җырын татарча башкарган өчен, миллион сум күләмендә компенсация таләп иткән. Бу җәнҗалга җырчы Гөлназ Асаеваның да катнашы бар.
Стас Ярушин алып барган телевизион шоу кысаларында Гөлназ Асаева Аннан Асти репертуарыннан «По барам» җырын татарчага тәрҗемә итеп башкарган иде. Хәзер исә Анна Стас Ярушин белән хезмәттәшлек итүче компаниядән акча таләп итә.
«Без үзебезнең шоу белән төрле шәһәрләр буйлап йөрибез һәм анда яшәүче талантлы кызлар-егетләр турында сөйлибез. Без ул артистлардан интервьюлар алабыз, аларга башкаларның да игътибарын җәлеп итәргә тырышабыз. Бер кыз шоу кысаларында татарча «По барам» җырын башкарган иде. Аняга бу ошамаган. Мин Аняга өч тапкыр шалтыраттым, ул трубканы алмады. Аннан соң без аның ире Стас белән бер самолетта очтык, аңлаштык, уртак тел таптык», – дип сөйли бу хакта Ярушин «Пропуск ТВ» каналына биргән интервьюда.
Стас Ярушин сүзләренчә, Анна Астиның ире мәсьәләне үзенең юристлары аша җайларга вәгъдә биргән.
Ярушин Анна Астидан бөтенләй башка реакция көтүен дә яшерми. Аның сүзләренчә, җырларын башка телләрдә башкарганга артист шатланырга тиеш булган.
Гөлназ Асаева үзе исә бу хәлләрдән бөтенләй аптырашта калган.
«2025 елны үзем өчен рәсми рәвештә хайп елы дип игълан итәм. Мин белмим... Федераль телеканалларда булырга өлгердек, Анна Астиның ачуын чыгардык... Тулы бер «исәнмесез»», – дип сөйләде җырчы үзенең телеграм-каналында.
Күптән түгел генә Гөлназ Асаева шулай ук игътибар үзәгенә эләккән иде. Ул вакытта җырчы пикник вакытында төркемнәренә аю һөҗүм итүе хакында сөйләде. Соңыннан исә моның яңа җырга клип сценариеның бер өлеше булуын аңлатты.