Гөлназ Асаева пластик операция ясатырга җыена. Бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтында сөйләде.
«Минем хирургым язды. 26 август көнне, 80 процент ихтималлык белән, миңа пластик операция ясаячаклар. Ул миңа бик кирәк. «Сиңа нәрсәгә? Синең барысы да әйбәт», – дип әйтергә кирәкми. Миңа ышаныгыз: минем барысы да нормаль түгел. Алла бирса, барысы да нормально булачак. Мине операциягә алырлар, дип өметләнәм», – дип сөйли җырчы.
Кайсы җиренә операция булачагын җырчы әле дә сер итеп тота. Аның бу операциясе бер тапкыр кичектерелгән иде инде. Аннан соң җырчы анализлар биреп йөреде, көннәр буе табибларга йөрүенә зарланган иде.