Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева күкрәкләренә операция турында: «Иремә ошый икән, калганнары…»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева күкрәкләренә операция турында: «Иремә ошый икән, калганнары…»
Фото: "Татар-информ" архивы

Гөлназ Асаева «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Алып баручы Лилия Кадыйрова, сенсацион сорауларның берсе дип, пластик операция турында сүз кузгатты.

– Күкрәкләрне яңадан эшләтәсеңме, юкмы?

– Беләсезме, бала тапканнан соң эшләтәсе килде инде ул. Имездем бит инде. Кыз вакыттагы кебек түгел. Сәхнәдә матурлык кирәк. Хәзер карыйм, бөтенесе эшләтә башлады, бөтенесенең бер ни инде. Юк, кирәкми, минәйтәм. Ничек бар – шулай калсын. Иремә ошый икән, калганнары… Сәхнәгә чыкканда берәр ничек матурларбыз әле, кысып булса да…

Синең зарланырлык түгел инде. Синең ике яктан да, әтиең һәм әниең ягыннан да, яхшы генетика. Рөстәм абый да карап кына торырлык, Лилия апа да чәчәк кебек. Монда синең борчылыр урын юк.

– Әйе шулай. Кирәкми, эшләтмим. Мин мөселман бит, җавап та бирәсе бар. Кирәми андый-мондый нәрсәләр. Уйладым да, Миңа Аллаһ бер тапкыр «кирәкми» дип әйтте бит инде. Инде кереп яткач, анализлар начар килде дә, бу – билгедер, дип уйладым. Курыктым да чыгып киттем. Әле бит монда бераз аркам ертылгач тектеләр. Үлә яздым авыртудан. Анда бит инде зур операция. Үз теләгем белән пычак астына яту кирәкми, дип саныйм.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 апрель 2024
    Исемсез
    Дөрес уйлый, күкрәгеңне ярып әйбер тутырсыннар әле. Ходай яраткан табигатькә каршы бару зур гөнаһ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100