news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева оятка калган

news_top
Гөлназ Асаева оятка калган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлназ Асаева виртуаль дусларына үзләре белән булган оят хәл турында сөйләгән. Шәхси клиникада анализлар тапшырганнан соң, Гөлназ белән ире медицина оешмасыннан акча түләмичә генә чыгып киткәннәр. Онытканнар! 

«Кердек, теркәлү бүлегендә үзебез турында мәгълүмат бирдек. Безгә анализны кайда, ничек бирәсен аңлаттылар. Акчаны, гадәттә, анализларны тапшыргач кына түли торган идек. Нәрсә уйлыйсыз? Без анализлар өчен түләмичә кайтып киткәнбез. Шалтыратып, карталарына акча күчерүебезне сорадылар. Гафулар үтендем дә, Вильданга аларның карта номерларын җибәрдем. Нәтиҗәдә, Вильдан тагын оныткан! Ә мин исә «Вильдан түли» дип тынычлап йөрим. Чәчләремә кадәр үрә баскандыр, шулхәтле оят булды», – дип бүлешкән ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар