
Татар һәм башкорт эстрадасы артисты Гөлназ Асаева операциягә әзерләнә. Бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән.
– Бүген бик тә дулкынландыргыч һәм вакыйгаларга бай көн. Ә иртәгә сезне шок-контент көтә. Бүген: съемкалар, ЭКГ, веналарга УЗИ ясатасым бар. Ә әлегә операция алдыннан әзерлек процедуралары була, – ди Гөлназ Асаева сторисында.
«Бу аппаратура Германиядә эшләнгән. Ул организмның халәтен яхшырта, стресска каршы да кулланыла ала. Дулкыннар сезнең организмга йогынты ясаячак», – ди клиника хезмәткәре.
«Күргәсездер, балам бөтен клиникага акырды. Бу миңа бик тә кирәк», – ди Гөлназ Асаева.