Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Моңа кадәр күз тиюләргә ышанмый идем...»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: «Моңа кадәр күз тиюләргә ышанмый идем...»
Рамил Гали

Җырчы Гөлназ Асаева белән Виллиның кызлары кечкенә Динәгә күз тидергәннәр. Сабый төне буе йокламаган, 20  минут саен уянып, көйсезләнеп чыккан. 

Мин моны күз тидергәннәр дип кенә уйлыйм. Чөнки кичә паркта Динә чып-чын йолдыз булды. Бөтен кешегә дә елмайды, үзенчә аралашты, аңа сокланып карамаган кеше калмагандыр. Дөресен әйтергә кирәк, моңа кадәр күз тиюләргә ышанмый идем. Ашарына да, эчәренә дә биреп карадык, бәлки теше чыгадыр дип, теш казналарына мазь сөрттем. Берни дә ярдәм итмәде», - сөйләгән Гөлназ социаль челтәрләрдә.

Гөлназ Асаева әни булганнан соң иҗаттан бераз туктап, ял итеп алган иде. Соңгы арада янәдән концертларда күренә, тамашачысын яңа җырлары белән сөендерә.

Бу көннәрдә Гөлназ тагын бер яңа җырын тәкъдим итәчәк. «Дөбер-шатыр җырлар арытты. Барысы да бер төрле. Бүген үземнең яңа җырымның өзеген куям. Тыңлап карарасыз. Һәр тыңлаучымның күңелендә урын алыр дип ышанып калам. Бу җырга салынган мәгънә һәм моңны нәкъ менә мин сезгә җиткерсен өчен язылган җыр кебек. Мактана дип уйламагыз, күңелем бик якын итте», – дигән ул «Беренче мәхәббәт» җыры турында. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100