Бүген популяр җырчы Гөлназ Асаеваның гомер бәйрәме – аңа 25 яшь тулды.
Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә шушы уңайдан пост урнаштырган.
«Исәнме, минем 25ем! Мин чиксез бәхетле. Минем әйләнә-тирәмдә – иң әйбәт кешеләр, минем иң матур гаилә, минем ир – иң яхшысы һәм яраткан кызым. Мин аларның мәхәббәтен, ярдәмен секунд саен тоеп яшим. Әти-әниемә – гомер биргәннәре өчен, Фәдис әтиемә тәрбия һәм күңел җылысын биргәне өчен мең рәхмәт. Бәхетле балачагым өчен – нәнәй белән картәтәйгә...
Мин тормышны бик нык яратам, тормыш мине ярата! Барыгызны да үбәм һәм кочаклыйм. Сезнең инде 25 яшьлек Гөзназыгыз», – дигән ул.
Виртуаль дусларыннан Гөлназга бик күп тәбрикләү сүзләре килеп ирешкән.
Гөлназның ире – җырчы Вилли (чын исеме Вильдан Шәмсетдинов – авт.) да хатынын туган көне белән бик җылы һәм мәгънәле итеп котлаган:
«Туган көнең белән, минем «сәнгать әсәре»! Синең белән яшәгән һәр ел – маҗаралы яңа фильм төсле (кызык, мавыктыргыч, яңа персонажлар өстәлеп тора һәм киләчәктә нәрсә буласын алдан белмисең). Шушы 5 ел эчендә без синең белән күп нәрсәләр аша уздык һәм тагын безгә күп нәрсәләр аша узасы бар әле. Синең тормышың бал кебек баллы булуын телим. Ә мин исә үз тарафымнан мөмкин булган һәм мөмкин булмаган бар нәрсәне дә эшләрмен. Миңа сине һәм Динәне биргәне өчен Аллаһка рәхмәт», – дигән Вильдан.
Гөлназны без дә туган көне белән котлыйбыз. Аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗатының гөрләп чәчәк атуын телибез.
Фотолар: шәхси аккаунтларыннан