Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Мин – үз эшемнең остасы, чын һөнәри җырчы, ә теге... түгел»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: «Мин – үз эшемнең остасы, чын һөнәри җырчы, ә теге... түгел»
"Татар-информ" архивы

Узып киткән Студентлар көне уңаеннан, җырчы Гөлназ Асаева вокал буенча үзенең укытучысын бик хөрмәтләп искә алган һәм аңа чиксез рәхмәтен җиткергән.

«Үземнең укытучым, гаҗәеп педагог, искиткеч профессор, вокал сәнгате кафедрасы мөдире Сәгыйтова Фәрзәнә Фәтхулла кызы турында мин һәрвакыт сөйли килдем һәм сөйлим дә. Нәкъ менә ул – миннән сәхнәдәге бүгенге Гөлназ Асаеваны «әвәләүче» кеше. Аның төркеменә килеп эләккәндә, тавышым белән бик зур проблемалар бар иде. Ул тавышымның үз табигатен саклап калып, һөнәри җырларга, тавышым белән «мастерски», оста итеп идарә итәргә өйрәтте. Һичшиксез, бүген шикләнмичә әйтә алам, мин – үз эшемнең остасы, чын һөнәри җырчы, ә теге... үзешчән түгел. Мин – бу өлкәдә һөнәри белем алган, үземне җырчы дип әйтергә тулы хокукым булган кеше. Билгеле, Фәрзәнә Фәтхулла кызы ярдәмендә. Мин аңа гомерем буе чиксез рәхмәтле», – дип сөйләгән Гөлназ сторисында.

Видео: Гөлназ Асаеваның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 гыйнвар 2023
    Исемсез
    уважаю
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100