Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Мин башка бала табарга теләмим»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: «Мин башка бала табарга теләмим»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә бәләкәй кызы Динә белән төшкән фотосурәтен урнаштырган да бар кешегә дә ярап булмавы турында фикерләре белән уртаклашкан.

«Кызык инде кайберәүләр. Баланы куйсаң (социаль челтәргә – авт.) – синдә генә бала инде, диләр. Вильданны (ирен – авт.) куйсаң – синдә генә ир инде. Ашаган, эчкәнне куйсаң – сездә генә шулай инде. Бернәрсә дә куймасаң – син исәнме ул. Җырларны куйсаң – җырларга өйрән. Җырларны куймасаң – беткән инде, бүтән җырламый... Кыскасы, күп мисал китереп була, әмма шулай да нык рәхәт сез булганда. Шулай бергә булыйк әле, дуслар», – дип мөрәҗәгать иткән ул виртуаль дусларына.

«Гөлназ, кеше сүзләрен тыңлама», «Исең китмәсен, барысына да шулай язалар», «Игътибар итмә. Без татарларда гел шулай инде, кеше сөйлиләр», «Ә-әй, сезгә дә җырларга өйрән, дисәлә-ә-әр...» – дип комментарийлар калдырган аңа язылучылары.

«Ярар әле «балаң Вильданныкы түгел» димиләр. ДНК да кирәкми, сөбеханалла...» – дип, бәләкәй Динәнең әтисенә охшашлыгын искәрткән берәү.

Шулай ук, җырчыдан: «Икенчегә кайчан барасыз? Гомумән, ничә бала турында хыяллансыз?» – дип сораучы да булган.

Гөлназ исә: «Мин башка бала табарга теләмим. Минем кызым бар. Минем Динәне тәрбияләргә генә хәлемнән килә. Әгәр дә үзең үстермисең икән, нигә дип, тагын бала табарга? Мин гел концертларда бит… Бәлки, кайчан да булса мин башка төрле уйлый башлармын. Ләкин әлегә шулай», – дип җавап биргән.

Фото: Гөлназ Асаеваның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100