news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Кызым, балалар бакчасына йөри башлагач, русча гына сөйләшә башлады»

news_top
Гөлназ Асаева: «Кызым, балалар бакчасына йөри башлагач, русча гына сөйләшә башлады»
Фото: © Абдул Фархан / «Татар-информ», видео «Татар афиша» аккаунтыннан

Җырчы Гөлназ Асаева тормышындагы бик тә матур мизгеле белән уртаклашты. Видеода ул балалар бакчасына йөри башлаган сабыен сагынып каршы ала. Яшь әни очрашу шатлыгыннан бәхеттән балкый.

Сабый башта әнисенең ал төстәге шубасын мактап ала: әни белән бала үзләре генә аңлаша торган телдә сөйләшә.

«Менә шулай, марҗушкам минем, балалар бакчасына йөри башлагач, русча гына сөйләшә башлады, кызганычка. Белмибез инде, нәрсә эшләтербез бу баланы», – дип, борчуы белән уртаклаша Гөлназ Асаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар