Гөлназ Асаева күкрәкләрен зурайтмакчы: «Клиникадан куып диярлек чыгарып җибәрделәр»
Гөлназ Асаева күкрәкләрен зурайтырга җыена. Бу хакта ул «Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхелисламованың сторисларында сөйләгән. Гөлназ блогерның яңа клибында уйнаячак.
Гөлназ Асаева тиздән операциягә керәчәге турында берничә тапкыр әйткән иде инде. Съемкалар вакытында җырчыдан операцияне кайсы җиренә ясатачагын сорашканнар.
Күкрәкләремне зурайтачакмын. Мин – имезүче әни. Ә сәхнәдә барысы да матур булырга тиеш. Мин инде берничә тапкыр клиникага ятып карадым, әмма мине аннан куып диярлек чыгарып җибәрделәр. Башта барысы да яхшы кебек иде, тик операция алдыннан тагын анализлар алдылар, һәм алар бик үк әйбәт булмады.
Күкрәгемне аз гына зурайтачакмын. Размерын әйтә алмыйм. Ясаткач, бәя бирерсез, – дигән җырчы.
Гөлназның пластик операция ясатуына ире дә каршы түгел икән.
Ирем курка һәм борчыла. Башта: «Кирәкми, ясатма», – диде. Ә инде күкрәкләремнең нинди булачагын фотолар аша күрсәткәч, ризалашты, – дигән ул.
Миләүшә Шәйхелисламованың дусларын Вилданның Элвин Грей лейблыннан ни өчен китүе белән дә кызыксынган. «Аны синең аркада куганнар дип сөйлиләр», – дип тә сораганнар алар Гөлназдан.
Әйе, ул минем аркада китте. Әмма аны беркем дә куып чыгармады. Вилданның лейбл белән контракты юк иде.
Ә инде Радик белән безнең мөнәсәбәтләргә килгәндә, арабызда ниндидер супер мәхәббәт булды, дип әйтә алмыйм. Бер-беребезне ошатканбыздыр, яшь идек инде ул вакытта, – дигән Гөлназ.