news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева күкрәкләрен зурайткан: «Акланырга да җыенмыйм»

news_top
Гөлназ Асаева күкрәкләрен зурайткан: «Акланырга да җыенмыйм»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлназ Асаева күкрәкләрен зурайту буенча пластик операция ясаткан. Җырчы башта бу хакта беркемгә дә сөйләргә теләмәгән. Ләкин соңрак язылучылары белән бүлешергә булган. Бу хакта «Татарча солянка» телеграм-каналында язалар.

«Әйе, мин маммопластика ясаттым. Моны яшерергә һәм бернәрсә дә булмаган кыяфәт ясарга теләмим. Акланырга да җыенмыйм», – дигән җырчы.

Гөлназ язылучыларына наркоздан чыккан видеосын да күрсәтте. «Уяныгыз, Гөлназ. Сезгә матур күкрәкләр ясадык, бик матур», – дип уяталар аны «йокыдан».

Җырчы сәхифәсендә үзе белән барысы да яхшы булуын, хәзер инде табибы белән бары тик 1 айдан гына күрешәчәкләрен дә әйткән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Бер дә зурайган шикелле түгел. Тиешле материалларның бер өлешен кулланып бетермәгәннәр сыман.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар