Гөлназ Асаева концертыннан соң: шөкер, татар эстрадасы киләчәге турында кайгырасы юк
Гөлназ Асаева үз концерты белән Чаллы тамашачысы алдында чыгыш ясады. «Интертат» хәбәрчесе дә концертта булып кайтты.
Минем кебек татар җырын тыңларга яраткан, татар сәнгате һәм мәдәнияте белән кызыксынган тамашачы эстраданың бүгенгесе һәм киләчәге турында сирәк булса да уйланып аладыр. Машинада барганда, ашарга пешергәндә, өй эшләрен башкарганда фон кебек кенә яңгыраса да, сыйфатлы яхшы җыр тыңлыйсы килә бит ул. Мин дә уйланып алам кайчак, «плей-лист»ымны да яңартып торам.
Гөлназ Асаева концертын карап кайткач сөендем! Самими җаным сөенде. Безнең татар эстрадасы өметле икән әле, Аллаһка шөкер. Гөлназ өчен дә сөендем.
Тавышы көчле, көчәнеп җырламый. Концертта булган җитешсезлекләр дә аның җырлый белү сәләте артында кала. Журналистның эше шул бит инде: тыңлый ул, карый. Аның максаты – репортаж язу, концерт карап яли теп кайту түгел. 2019 елда Элвин Грейның стадионда үткән концертында ял итеп кайткан идем, аннары берни яза алмадым, чөнки нечкәлекләргә игътибар итмәгәнмен. Болай гына карасаң, бөтен концерт та бер төрледер инде ул. Шуңа күрә аңларга кирәк: журналист башка төрле карый инде ул концертны.
Асаеваның концертында миңа кайбер урыннарда сценарий ошап бетмәде. Гөлназ төркеме белән яңа концепция уйлап тапкан: Ватсапка тамашачы сораулар җибәрә, ул шушы сорауларга җавап бирә. Концерт дәвамында, дөресрәге җырлар арасында җырчы кулына телефон алып сораулар укыды. Берничә соравының сорау түгел, ә нәкъ менә сценарий буенча шулай булырга тиеш икәне ачык сизелә иде. Бик төче һәм ясалма күренә ул. Станиславский әйтмешли, «не верю». Мисал өчен, Асаеваның ире Вильданның күзләренең нинди төстә икәнен сорадылар да, Гөлназ «Кара шомырт күзләрең» җырын башкарды. Әле кулына телефон алып, ул сорауны укыган була бит. Ул Вильданның күзенең төсе кемгә кызык булсын инде?!
Мин дә сорау җибәргән идем, минекен укымадылар. Бәлки, Интернет тотмагандыр, бәлки, башка сәбәп бардыр. Элегрәк тамашачы сорауларын, тәкъдимнәрен һәм үтенечләрен кәгазь битенә язып сәхнәгә куя иде. Берничә концертта шулай эшләгәннәрен күргәнем бар. Ярар, минем сорау бик мөһим түгел иде, әгәр дә, чыннан да, кызыклы сорау булса, икенчесендә сез шулай эшләгез. Бу ысулны куллансак, сораулар «тучны» барып җитәчәк.
Ире Вилли (Вильдан) җырламады, сәхнә артында кызлары Динә белән бергә Гөлназга көч биреп кенә тордылар. Узган ел бергә концерт куйганнар иде. Шулай инде ул, гадәттә, парлы җырчыларның берсе барыбер танылганрак була. Парда ике кеше дә бер дәрәҗәдә танылып, икесе дә бергә концерт куеп йөри алмый.
Сәхнә үзенчәлекне ярата
Соңгы арада Гөлназның бер фотосессиясен «чәйнәп» алганнар иде. Хәтта эстрададан да куарга теләгәннәр иде бугай. Фотосессия өчен генә сүгәргә кирәкми, анысы – һәркемнең үз эше. Менә сәхнәгә шундый кыска күлмәктән чыкса, монысын инде сүккәләп алып булыр иде. Ничәнчедер елны үткән «Татар җыры»нда Гөлназ Солтанова эчке күлмәккә охшаган кыска итәктән чыккан иде, менә матур түгел. Ә яшь хатын-кызның матур күлмәк киеп фотога төшүендә оятсызлык күрмим.
Концертта кыска итәкләр булмады. Костюмнарга килсәк, күбрәк чалбар киде җырчы. Ул чалбарлы костюмнарны тамашачы охшатып бетермәде кебек, Интернет киңлекләрендә дә җырчыга төрле комментарийлар калдыралар. Гөлназ үзе дә тамашачыда: «Ошамадымыни?» – дип сорап, костюмга игътибарны күбәйтте. Шаярып: «Стилистым – Вильдан», – диде.
Гөлназга 26 яшь. Төрле экспериментлар өчен менә дигән вакыт. Кайчан кисен соң ул андый чалбарлар, сылашып торган комбинезоннар?! Олыгайгач, үзе дә елмаеп искә алыр бу вакытларны. Ул йолтыр-йолтыр килгән чалбарын мин дә кимәс идем, билгеле. Әмма сәхнә үзенчәлекне ярата бит инде ул. Аннан соң җырчы менә 35 яшьләрдә булса, килешми, дияр идем.
Аппаратуралары әйбәт, тавыш да яхшы яңгырый. Минем янда утырган бер апа концерт дәвамында колакларын томалап утырды. Әмма ахыргача залдан чыгып китмәде. Тавыш артык көчле, тузеп булмый, димәде, әле һәр җыр саен, елмая-елмая, дәррәү алкышлады. Бу – күрсәткеч.
Гомумән, залда өлкәнрәк яшьтәге тамашачы байтак иде. Яшьләр дә бар, әлбәттә, ләкин, гадәттә, Салават, Зәйнәб концертларында күрергә күнеккән тамашачы да булды. Гөлназга 26 гына булса да, фикер йөртүе зурларныкы кебек. Ул 5-6 яшенә кадәр әби-бабасында үскән бит. Башкортстан якларында «нәнәй» диләр бугай әби кешегә. Бәлки, шуңадыр да яшьтәшләреннән башкарак фикер йөртәдер. Татарча белүе дә югары дәрәҗәдә. Безнең яшьтәшләр арасында рәхәтләнеп, авыз тутырып татарча сөйләшүчеләр бермә-бер кимеп бара бит.
Без Хәния Фәрхи, Зәйнәб Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдинов һәм башкалар җырларында үстек. Хәзер үз балаларыбыз үсеп килә инде. Безнең балалар да Гөлназның җырларында үссә, татар җырын тыңласа, киләчәктә алар да татар сәнгате белән кызыксынырлар иде. Аннан соң эстрадада яшь җырчылар бик юк бит хәзер. Популярларын әйтәм инде. Танылып китәргә, заллар җыярга җиңел түгел хәзер. Беркемгә дә җиңел түгел. «Топ»лар рәтенә кергән Рифат Зариповның да Казанда заллары тулы булмаган. Асаевада тагы да танылып китәр өчен барысы да бар: әрсезлек тә, усаллык та, әлбәттә, сәләт тә. Усал, диләр инде аны, ә син юаш булып кара – таптарлар да китәрләр. Зал белән аралашканда артында уйнап торучы музыкантлар аркасында тамашачының ни әйткәнен аңламагач: «Туктагыз әле», – дип тавыш күтәреп алуы да Гөлназның бары тик җитәкче була алуы турында гына. Ул бит сәхнә артында да, көндәлек тормышта да үз фикерен туры әйтеп, сүз артыннан кесәгә керә торганнардан түгел.
Насыйп итсә, тырышса һәм үз юлыннан тайпылмаса, Асаева Гүзәл Уразованы да алмаштыра алачак. Мин Асаеваны бер 10-15 елдан күргәч, бу язмамны укып, сүзләремнең рас килүен аңларга теләр идем. Шул хәтле моңлы итеп «Мәтрүшкәләр»не җырлаучыны ишеткәнем юк иде әле. Югыйсә, безгә бит әле 30 да юк.
Бер шәп продюсер кирәк инде. Кесәсен һәм үз мәнфәгатьләрен кайгыртучы продюсер түгел, ә менә Гөлназны тагы да популярлаштыручы, аны тагы да камилләштерүче кирәк. Андыйлар булса, шалтыратыгыз Гөлназга.
Асаевага уңышлар телик. Киңәш биреп торудан файда юктыр, минем фикеремне генә түгел, өлкәнрәк һәм тәҗрибәрәк артистларның да киңәшләренә колак салмыйдыр ул. Аның табигате һәм холкы шундый. Үзе тойганча эш итсен, хаталанса, үз хаталарында өйрәнер. Тавышын саклап, шушы сәләтен кулланып, татар халкы өчен җырласын.