news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева концерт куя алмаячагын әйтте: «Гафу итегез»

news_top
Гөлназ Асаева концерт куя алмаячагын әйтте: «Гафу итегез»
Гөлназ Асаева аккаунтыннан

Җырчы Гөлназ Асаева тавышы бетүе турында хәбәр итте. «Авырмыйм да, иртән торуга тавыш беткән», – дип сөйләде җырчы. Шул сәбәпле, ул кайбер концертларын күчерергә мәҗбүр булган. Алган билетларыгызны кире кайтара аласыз, ди ул.

«Хөрмәтле тамашачыларыбыз, кызганычка, тавыш бетү сәбәпле, тулы залларыбызны күчереп торырга мәҗбүр булдык.

Ноябрь-декабрь айларында килербез, дигән өметтә калабыз. Минем концертта – 100 процент тере тавыш, бер фонограмма куллану юк. Кайвакыт фонограммага да җырлый белергә кирәк бит, юк… Белмим дә, булдыра алмыйм да… Рәхмәт сезгә, аңларсыз дип ышанасым килә. Гафу итегез», – дип язган ул шушы видео астына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар