news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева, каз тәне чыгарлык итеп, «Саубуллашу» җырын башкара

news_top
Гөлназ Асаева, каз тәне чыгарлык итеп, «Саубуллашу» җырын башкара
"Татар-информ" архивы

«Халкыбызның яратып тыңлаган җырларының берсе – «Саубуллашу». Бөек җырчыларыбыз җырлаган җырларны башкару – аеруча зур җаваплылык. Минем башкаруда да сезнең күңелегезгә хуш килсә, мин бик бәхетле булачакмын», – дип язган яшь җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Саубуллашу» җырының авторлары – Шәрига Таһирова һәм Илгиз Закиров.

«Бик матур җырлыйсыз, җаныкаем. Уңышлар сиңа!»;

«Татарча аңламыйм, әмма җырдан һәм тавышыгыздан каз тәне чыкты»;

«Илгиз Закировка шәп бүләк ясагансыз. Искиткеч җыр, искиткеч башкару. Илгиз Закиров кебек җиренә җиткереп баянда уйнаган кеше дә күргәнем юк. Сезгә, җаен табып, ул баянда уйнап, сезгә җырларга кирәк», – дип комментарийлар калдырганнар Гөлназ башкаруындагы «Саубуллашу» җырын тыңлаучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар