news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Кайчан яңа машина алу мөмкинлегебез булыр...»

news_top

Җырчы Гөлназ Асаева ел башында бик каты авариягә эләккән иде. Җырчы юл фаҗигасенә Бәләбәй районында, Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы трассасының 14 нче километрында юлыкты. Ике машина бәрелешкән мизгелдә руль артында Гөлназ Асаева үзе булган. Хәзерге вакытта җырчы әлеге эш буенча суд юлларында йөри.

Әлеге авария вакытында җырчының үз машинасына да коточкыч зур зыян килде. Ул бу хакта язылучыларының сорауларына җавап биргәндә әйтә. Аның сүзләренчә, машина төзекләндерерлек түгел.

«Ике машина да төзекләндерерлек хәлдә түгел. Әлегә арендага алынган машинада йөрибез. Кайчан яңа машина алу мөмкинлегебез булыр, белмим», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар