news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Ирләрне кызганам, мин һәрвакыт әтине кызгана идем»

news_top
Гөлназ Асаева: «Ирләрне кызганам, мин һәрвакыт әтине кызгана идем»
Фото: © «Татар-информ»

«Болгар Радиосы» уздырган «Кайнар хитлар» концертында Гөлназ Асаева кызыклы сорауларга җавап биргән.

Дусларың сине еш кына кем дип атый?

Асаева дип атый.

Синдә иң көтелмәгән әйбер? Холкың ягыннан.

Мин бик нык ирләрне кызганам. Кечкенәдән калган ул. Әти әни белән аерылышкач, әти берүзе яшәгәч, мин һәрвакыт әтине кызгана идем, һәм бу сыйфат бүген дә миндә бар. Ирләргә гел ярдәм итәм. Минем командамда да бик күп егетләр. Һәммәсе белән дә тыгыз элемтәдә.

Бу – дөресме?

Юк, ирләрне кызганырга ярамый. Бу сыйфатым ошамый.

Кечкенә вакыттагы хыялың чынга аштымы?

Ашмады һәм ашмаячак та. Чөнки мин балерина булырга теләгән идем. Мин хореография училищесын тәмамладым. Әмма, имгәнүләрем күп булу сәбәпле, туктатырга мәҗбүр булдым.

Зур сәхнәдә беренче тапкыр башкарган җырыңны хәтерлисеңме?

Әйе. Халык җыры иде ул, «Таң атканда» дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар