news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева Иркәгә карата нинди мөнәсәбәттә булуын әйтте

news_top
Гөлназ Асаева Иркәгә карата нинди мөнәсәбәттә булуын әйтте
социаль челтәрләр

Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә «подписчик»лары белән актив аралаша. Бу көннәрдә дә җырчы «Сорау-җавап» рубрикасында кызыклы сорауларга җавап биргән.

Нишләп Иркәне яратмыйсыз?

Сезгә кем әйтте бу сүзне? Мин аны артист буларак бик хөрмәт итәм. Бу – коточкыч зур хезмәт, өстәвенә, хатын-кыз җырчы өчен.

Нигә концертларыгызда экран юк? Сезгә сәхнәдә шоу ясау ошамыймы әллә?

Әлегә шоуга акцент ясамыйм. Экраннар белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Тавыш һәм энергетика белән алдырырга кирәк. Мин бары тик җырлыйм һәм тамашачым белән аралашам.

Вилданны яратасыңмы?

Юк, болай гына 6 ел яшибез. Эш юклыктан. Бәбине дә уен өчен генә таптык.

Малай алып кайтырга телисезме?

Әйе-е-е.

Ясалган җирләрең бармы?

Кашым, иреннәрем, тырнакларым.

«Сезнең өчен бу тормышта иң кадерле әйбер нәрсә?» – дигән сорауга җавап итеп, Асаева гаиләсенең фотосын урнаштырган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 апрель 2025
    Исемсез
    Иренне. Яратмагач. Нигэ. Малай кайтасыз
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар