Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева иренең туган авылында: «Мине «безнең усал киленебез» дип йөртәләр»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева иренең туган авылында: «Мине «безнең усал киленебез» дип йөртәләр»
Фото Гөлназ Асаеваның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Гөлназ Асаева ире һәм кызы белән тормыш иптәшенең авылына кайткан. Вильданның туганнары Гөлназны «безнең усал киленебез» дип йөртә икән.

«Без Вильданның авылында. Уңган килен булып кыланам», – дип язган ул үзе савыт-саба юганда төшерелгән видеосына. «Мин хәтта савыт-саба юа беләм, «прикиньте», – дип тә өстәгән. Аннан янында каенанасы күренә. «Мине «безнең усал киленебез» дип йөртәләр», – дип өсти Асаева.

Вильдан ягыннан туганнарын, каенатасын, җизнәсен дә күрсәтте. «Бу — минем каената. «Красавчик», әйеме?» – дип, мактап та ала «усал килен».

«Килендәш кайтты. Мин инде ирекле, тәмле әйберләр ашап йөрим. Вак бәлеш ясадык, шундый уңган безнең бәләкәй киленебез», – ди Гөлназ, авыл хәлләре белән таныштырып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100