news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева иренә багышланган җырын тәкъдим итте: «Мин бәхетле»

news_top
Гөлназ Асаева иренә багышланган җырын тәкъдим итте: «Мин бәхетле»
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Асаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Мин бәхетле» җырын тәкъдим итте.

«Бәхет нуры һәркемдә балкый. Якты хатирәләр, якыннар белән бәйле булган истәлекләр, кечкенәдән сеңдерелгән кыйммәтләр, дөньяга караш һәм, әлбәттә, хыяллар  – болар барысы да кешене бәхетле итә торган нечкәлекләр. Көше көн дә диярлек максатлар куя. Шушы максатлар һәм уйлар безне бәхетле итәргә сәләтле. Аннан соң…

 Үзен бәхетле итеп тойган кешенең бу дөньяга бәхет тарата алуына мин ышанам. Бу җырны отып алып, сөйгән ярыгызга җырласагыз да була», – дип язган җырчы.

Бәхет турындагы җырның авторлары – Дилбәр Гәрәева һәм Оскар Усманов.

Комментарий язучылардан беренче булып Гөлназның ире Вильдан: «Кемгә багышланган?» – дип сораган. 

«Сиңа инде, бүтән сөйгән ярым юк минем, борчылма», – дип җавап язган Гөлназ.

Тамашачылар да яратып кабул иткән яңа җырны, «вокал буенча дәресләр бирмисезме» дип тә кызыксынганнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар