Җырчы Гөлназ Асаева ире Вильданның акча мәсьәләсендә бик вакчыл булуы турында социаль челтәрләрдә сөйләгән.
«Бу турыда сөйләмичә кала алмыйм. Хәзер генә кибеткә кергән идек. Динә һәр атна саен имезлеген югалта. Менә тагын яңаны алырга туры килде. Кассирша: «720 сум», – дигәч Вильдан бөтен кибеткә: «Йә, Аллам, атна саен ниндидер имезлек өчен 720 сум түлибез. Күпме югалтырга була аны», – дип сөрән салды. Бөтен халык көлә, оятка калдырды, валлаһи. Бигрәк вакчыл инде син, Вильдан», – дип көлгән Асаева.