Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева ире белән аерылышырга йөргән чаклары турында: «Бер ай бергә тормадык»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева ире белән аерылышырга йөргән чаклары турында: «Бер ай бергә тормадык»
социаль челтәрләр

Гөлназ Асаева ире Вильдан белән аерылышырга йөрүенең, чыннан да, хайп максатларында эшләнүен таныган. Бу хакта ул «ТНВ» телеканалындагы «Таяну ноктасы» тапшыруының «хайп»ка багышланган чыгарылышында сөйләгән.

«Минем тормышымда инде нинди генә хайплар булмады. Начар хайп та булды, матурлары да. Әмма соңгы арада мин үземне хайпларда яшим дип әйтмәс идем. Максатчан хайп ясавым – аерылышу мәсьәләсе белән булды.

Ә болай хайпка килгәндә, мин күп акыллы кешеләрне тыңладым. Миңа калса, кайсы шәхес кызык – аның хайпы булачак. Ә шәхес кызык түгел икән, аның турында ярты көн сөйләячәкләр дә, шуның белән бетә. Мәсәлән, Гүзәл Хөснетдинова – шәхес. Ул кешегә кызык. Шуңа да, ул нәрсә генә эшләсә дә, хайп дип кабул итәләр (тапшыруда әлеге блогер үзе дә бар иде). Минем нәрсәләр эшләвемне дә күзәтеп торалар. «Интертат» электрон газетасында да минем турыда ниләр генә язмыйлар. Әби белән сериал каравыма кадәр язып чыгарганнар», – дип сөйләгән ул.

Тапшыруның алып баручылары Гөлназдан кайсы хайплары өчен үкенүен дә сораганнар.

«Аерылышуыбызның хайп ягы да, эмоциональ ягы да булды. Без бит, чынлап та, ул вакытта 1 ай бергә тормадык. Мин бит инде, аңлавыгызча, хисле кеше. Ачу килгән моментта тоттым да: «Аерылышабыз», – дип яздым. Ә бит ул вакытта ирем минем янда түгел иде. Ул безнең үк подъездда фатир арендалап яшәде.

Хәзер мин бу турыда, нигә алай эшләдем икән, дип уйлыйм. Әмма, «эх, үкенәм» дип, башымны стенага бәрмим. Миңа бит әле 25 кенә яшь. 35 яшьләрдә шулай кыланып йөрсәм, үкенергә булыр иде. Шуңа бу адымымны үземнең яшемә сылтап калдырам», – дип сөйләгән Гөлназ.

Җырчы хайп турында тапшыруның 12нче минутында сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100