Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева йорт салырга «бер тиенен дә түкмәвен» сөйләде

news_top_970_100
Гөлназ Асаева йорт салырга «бер тиенен дә түкмәвен» сөйләде
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Вилдан Шәмсетдинов белән Гөлназ Асаева Казанның үзендә йорт салулары турында «Сер итеп» тапшыруына сөйләгәннәр. Алып баручы Роза Хәйруллина яшь гаиләдә акчаның ничек бүленүен сорашкан.

Бу әңгәмәдә Гөлназ Асаева йорт төзелешенә акчасын бирмәвен әйтте. «Мин кысылмыйм, гомумән, мин үземнең кирәк-яракларымны карыйм, клиплар төшерү мәсьәләсе, костюмнар… Ә Вилдан, чын ир-ат буларак, өй төзи. Шуңа инде без шундый карарга килдек: мин бер тиен дә түкмим, Вилдан үзе эшләп чыгачак ул өйне», – ди Гөлназ.

Вилдан бу сүзләргә шаяру белән килеп кушылды: «Бу яктан миңа нык «повезло», Гөлназ акчаны үзе умырып эшли. Үзе үзенә туздыра. Өй салырга акча калып бара, Аллага шөкер».

«Вилданныкы – үзебезнеке, минеке – минеке инде, миңа калса, һәрбер гаиләдә шулайдыр. Үзем эшләгәнне үземә бетерәм, Вилдан эшләгән акчасын безгә бетерә», – дип ачыклык кертте Асаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100