news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева икенче бәбиен көтә?

news_top
Гөлназ Асаева икенче бәбиен көтә?
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә сәхифәсен карап баручыларның сорауларына җавап бирергә ярата. Чираттагы «сорау – җавап» вакытында Гөлназ үзенең тагын әни булачагы турында әйткән. 

«Кайчан икенче бәбиегезне алып кайтасыз?» – дигән сорауга ул, әллә чынлап, әллә уйнап: «9 айдан», – дип җавап кайтарган. 

«Тагын 10 елдан үзегезне ничек итеп күз алдына китерәсез?» – дигән сорауга да ул: 

«Үз исемен булдырган артист, кадерле хатын һәм ике балабызның яраткан әнисе итеп күз алдына китерәм. Ул вакытка ирем дә азрак картаер һәм минем энем түгел, ә ирем кебек күренә башлар, дип өметләнәм», – дип  язып куйган. 

Гөлназ Асаева кызлары Динәгә няня эзләве хакында да әйткән.

Шәмсетдиновлар гаиләсен котларга буламы икән? 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар