Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева һәм Ильмира Нәгыймова: «Бездә шок»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева һәм Ильмира Нәгыймова: «Бездә шок»
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге видеосыннан скриншот

Эстраданың ике гүзәл җырчылары Ильмира Нәгыймова белән Гөлназ Асаева тамашачыларга яңа гына үзләрен дуэт буларак тәкъдим итте. Алар «Сез хаклы» җырын башкарды.

Яңа дуэтка сүз әйтүче булмады, әмма җырның сүзләренә бәйләнеп маташты халык. Шулай да хуплаучылар күбрәк булган икән, җырчылар үзләре дә аптырап калган. Бу хакта алар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә хәбәр итә.

«Дуслар, бик зур рәхмәт сезгә! Бик күп реакцияләр килә, яхшы комментарийлар язасыз. Күңелгә җылы», – дип Гөлназ Асаева.

«Чын мәгънәсендә, без шулай җылы кабул итәрсез, дип күз алдына китермәдек. Киресенчә, «ашарсыз» дип уйлаган идек, шундый ният белән дә яздырган идек. Рәхмәт сезгә, җырыбызны кабул иткән өчен», – диде Ильмира Нәгыймова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100