Хәзерге вакытта бер төркем татар артистлары Себер якларында гастрольдә, алар арасында Гөлназ Асаева белән ире Вилдан Шәмсетдинов та бар. Тик Гөлназ үзен начар хис итә. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Кичәдән бирле башымның каты авыртуыннан (мигрень) интегәм. Калтырыйм. Вилдан даруханәгә китте. Себер климаты миңа бер дә килешми, теге юлы Сургутта шулай ук «үлеп яттым», – дип яза ул.