
Гөлназ Асаева репертуарына җырларны кемнәр белән киңәшеп сайлый? Җырчы тыңлаучанмы? Бу тормышта, аеруча да нәрсәдән курка? Бу сорауларның барысына да җырчы «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында сөйләгән.
Җырлар сайлау сиңа авыр биреләме, Гөлназ?
Авыр бирелә, дип әйтмәс идем. Иҗади гаилә булгач, безнең зур консилиумыбыз бар. Бергә киңәшләшеп җырлар сайлыйбыз.
Һәрбер җырыңны репертуарыңа киңәшләшеп кенә сайлыйсың, димәк, әти-әниең белән?
Һәрбер җырны булмаса да, үзем икеләнсәм, әти-әниләргә җибәрәм. Тыңлап карагыз әле, ни диярсез, дип.
Син тыңлаучанмы, Гөлназ? Башкаларның киңәшләрен, фикерләрен риза булып кабул итәсеңме?
Мин тыңлаучан « әгәр миннән яхшырак, профессиональрәк кешеләр булса. Гел киресен генә эшләп бармый ул тормыш. Олысын да, кечесен дә тыңларга кирәк. Мин дә, Вилдан да тыңлаучан.
Сезнең гаиләдә кем тыңлаучанрак? Вилданмы, синме?
Мин тыңлаучанрак.
Алай да, ачуың килгәндә, син төрткәләп тә алырга мөмкинсең. Кыюлыгың, батырлыгың җитә. Гомумән, бу тормышта берәр нәрсәдән куркасыңмы?
Баналь җавап булыр инде – Аллаһы Тәгаләдән куркам. Ә болай ялгызым калудан, гаиләмне югалтудан, якыннарымны югалтудан куркам.