Гөлназ Асаева чираттагы яңа җырын тәкъдим әйтте. Ул «Дуслар» дип атала.
«Дусларыбыз һәрвакыт янәшәбездә булсын», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге битендә.
Җырның сүзләрен Артур Габдуллин язган, ә көен җырчының ире, Вилли тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Вилдан Шәмсетдинов иҗат иткән.
Яңа җырны музыкаль мәйданчыкларда тыңлый аласыз.