Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Бүгеннән бушка бармак та селкетмәячәкмен!»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: «Бүгеннән бушка бармак та селкетмәячәкмен!»
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Асаевага кайчандыр үзе ярдәм иткән кешеләр ярдәм итүдән баш тарткан. Бу факт җырчының кәефен төшергән, дөньяга күзләрен ачкан. Гөлназ үзенең сторисларында моннан ары бушка берни дә эшләмәчәге хакында сөйли.

«Вильдан, әле йөри башлау белән үк, минем бушка җырлаган, бушка видеороликта, рекламада, төрле проектларда төшкәнемә гаҗәпләнә иде. «Мин гомеремдә дә Асаеваны шундый дип уйламаган идем», – ди. «Син бигрәк «ыштансыз» икән», – ди. «Бөтен әйбер акчадан гына тормый», – дип җавап бирә идем мин аңа. Тора икән. Ә менә син ул кешеләрдән ярдәм сорагач, алар сиңа булышмый.

Бүгеннән Асаева бушка бармак та селкетмәячәк. Алар минем ресурсларым, исемем белән файдаланып… Ә мин, юләр... Кыскасы, минем кебек булмагыз.

Башка үзем турында начар сөйләмәячәкмен. Язылучыларым минем үзем турында гел начар итеп кенә сөйләгәнемне белә. Үзем турында мин «стерва, усал» дим. Әмма бу алай түгел. Мин – бик яхшы күңелле кеше. Мин кешеләрне яратам, конфликтларга кермәскә тырышам, кемнедер үпкәләтүдән куркам. Бүгеннән «стерва» битлеген салып, үземнең чынлыкта нинди булуымны күрсәтә башлыйм. Иганәчелек белән шөгыльләнгәнемне дә куеп барачакмын. Мин инде бу эш белән 15 яшьтән бирле шөгыльләнәм, балалар йортларына йөрим», – дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100