Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Бөтен нәрсәнең асты өскә килде...»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: «Бөтен нәрсәнең асты өскә килде...»
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Асаева соңгы вакытта сәламәтлегенә бик еш зарлана. Җырчы кичә дә сторисларында үзен начар хис итүе хакында сөйләгән.

«Миңа иртәгә иртән Уфага китәргә кирәк. Вильдан: «Мин сине бу халәттә беркая җибәрмим», – ди. Белмим ничек барырга?  Башым квадрат кебек. Иртәгә үк кире әйләнеп кайтасым да бар, чөнки 21-22 апрель Казанда эшлим. Шуның өстенә Динә дә авырый, температурасы 39.

Әле мин бүген «ТМТВ» каналы белән клип төшерергә барырга тиеш идем. Башымны да күтәрә алмадым. «Бала да авырый, килә алмый, дип әйт, зинһар», – дип, Вильданга смс җибәрдем. Ә ул аны укымаган. Нәтиҗәдә, безне съемкаларга көткәннәр. Бөтен нәрсәнең асты өскә килде», – дип сөйләгән ул. 

Соңрак җырчы, башы авыртуы өстенә, үзенең дә температурасы күтәрелүен язган. Шулай да, үзен кулга алып, Гөлназ Уфага кузгалган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100