![Гөлназ Асаеваның кызы Динә сөйләшә башлаган («Аллаһ» – беренче сүзләреннән)](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/3/19/aa4db0c5812987687d30e9850866ceb1.jpeg)
Җырчы Гөлназ Асаева белән Вильдан Шәмсетдиновларның кызлары Динә сөйләшә башлаган. Динәгә хәзер яшь ярым. Аның иң беренче сүзләре исемлегендә – «Аллаһ» сүзе дә бар. Әнисе артыннан кечкенә кызчык кат-кат «Алла» дип кабатлый, аннары, ике кулы белән битен сыпырып, «әппәр» дә әйтеп куя.
Әлеге видеоны Гөлназ Асаева сторисларында күрсәткән. Караганда «күз тимәсен» дип әйтергә онытмагыз.