news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева белән Вилли карлы «бөке»дә: «Ничә сәгать утырырбыз...»

news_top

Җырчы Гөлназ Асаева белән аның тормыш иптәше Вилли (Вильдан Шәмсетдинов), һава шартлары коточкыч начар булуга карамастан, Уфага концертка барырга чыкканнар. Ләкин, трасса ябылу сәбәпле, пар ярты юлдан ары уза алмаган. Хәзерге вакытта алар «бөке»дә утыралар.

«Дуслар, юлларда сак булыгыз. Без Уфага барырга чыккан идек, бүген анда – «Яңа ел бәлеше» дигән концерт. Юлларда – «бөкеләр». Артык ашыгыч барыр җирләрегез булмаса, өйдә генә ятыгыз, беркая да бармагыз», – дип киңәш итә җырчы сторислары аша дусларына.

Гөлназ белән Вилли бер авыл аша «бөкене» әйләнеп узмакчы булганнар, ләкин бу планнары да барып чыкмаган. Трассаны бөтенләй ябып куйганнар. Җырчылар концертка өлгермәгән, кире борылып, Казанга кайтып китү мөмкинлекләре дә юк. «Белмим ничә сәгать утырырбыз. Бүген кайтып җитә алсак та әйбәт булыр иде», – дип сөйләгән Гөлназ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар