Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева белән Вилли йорт сала: «Инде төзеп бетереп киләләр»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева белән Вилли йорт сала: «Инде төзеп бетереп киләләр»
социаль челтәрләр

Җырчы Вильдан Шәмсетдинов белән Гөлназ Асаевалар гаиләсе бик матур урында йорт җиткезә икән. «Өебезне инде төзеп бетереп киләләр», – дип, куанычы белән уртаклашкан Гөлназ үзенең сторисларында.

«Без бүген Вильдан белән төзелеш урынына килдек. Инде икенче катын күтәреп киләләр, Аллаһга шөкер. Шундый матур өй булачак! Урманда, шәһәр читендә түгел, ә шәһәрдә! Менә үзебез ничек теләгән идек – барысы да шулай булачак. Әле эше күп, әлбәттә.

Шундый матур җирдә булуы сөендерә! Безнең кырыйда гына – нарат урманы, елга ага, ерак та түгел чишмә бар.

Алдагы ел ремонт, күченү елы булачак», – дип сөйләгән ул.

Гөлназның төзелешне подписчикларына да күрсәтү теләге булган, әмма ире каршы төшкән.

«Вильдан күрсәтмәскә куша. «Кешегә нәрсәгә кирәк инде ул», – ди. Күченгәч, ремонт ясагач, мин сезгә барысын да рум-тур ясап күрсәтермен», –дип вәгъдә биргән Гөлназ.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 декабрь 2023
    Исемсез
    Молодцы, тырышасыз, яшь булуягызга карамастан. Тапкан, корган малларыгызнын, доньягызнын тигезлекте, таза булып игелеген курерге язсын. АМИННЬ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100