Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева белән Вилли: «Без шокта...»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева белән Вилли: «Без шокта...»

Яшь иҗади гаилә гастрольләрен башлап җибәргән. Арчадагы концертларыннан соң, Гөлназ Асаева белән Вилли (чын исеме – Вильдан Шәмсетдинов) тамашачыларына рәхмәт әйтеп, видео яздырганнар.

«Хөрмәтле арчалылар! Бик зур рәхмәт сезгә. Шулхәтле җылы кабул иттегез. Шундый бүләкләрегез өчен рәхмәт. Карагыз әле монда, шундый чана бүләк итте безгә Фәрит абый. Үзенчәлеге шунда: «Динә» дип язылган. Безнең өчен нык кыйммәтле бүләк бу. Мең рәхмәт сезгә! Шулхәтле зурладыгыз. Без шокта», – дип, шатлыклары белән уртаклашкан алар Гөлназның социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Видеодан күренгәнчә, Фәрит исемле тамашачылары Гөлназ белән Вильданга, нәни кызлары Динәгә дип, кулдан эшләнгән агач чана бүләк иткән.

Видео: Гөлназ Асаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100