Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов бергә булуларын күрсәтте

news_top_970_100
Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов бергә булуларын күрсәтте
социаль челтәрләр

Җырчы Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов социаль челтәрләрдә бергә булуларын күрсәтте. Күптән түгел генә әлеге пар турында «аерылышалар» дип язган идек. Бу хакта аларның пиар-менеджеры хәбәр итте.

Әмма, Гөлназ Асаева да, Вилдан Шәмсетдинов та, сторислары аша әлеге сүзләрнең киресен дәлилли. Мәсәлән, Вильданның сәхифәсендә аның Гөлназга Яңа елга кыйммәтле телефон сайлаганын күзәтергә мөмкин. Гаиләләре белән төшкән фотоларын да Вильдан: «Яңа ел – гаилә бәйрәме», – дип шәрехләгән.

Гөлназ Асаева да кызлары Динә һәм ире белән фотолар урнаштыра. «Динә әти-әнисе белән клубта ял итә. Ияләшә тор, кызым, гел шулай булачак», – дип шаярта ул.

Вильдан белән Гөлназ бәйрәм табынына ризыклар сайлый, җылы итеп аралаша, икесе дә кызларын чут-чут үбә. Кыскасы, барлык сторисларда да гаилә бергә. Котлыйбыз!

«Аллага шөкер, бергә икән сез! Теләсә нәрсә язып бетерделәр. Бәхетле булыгыз», «Иң матур пар. Гел шулай бергә булыгыз», – дип сөенгән алар өчен виртуаль дуслары да. 

 

Фото: © 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100