news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева Башкортстанның атказанган артисты булды

news_top
Гөлназ Асаева Башкортстанның атказанган артисты булды
Фото: Абдул Фархан/«Татар-информ»

Татар эстрадасының өметле җырчыларының берсе – Гөлназ Асаева тормышында шатлыклы вакыйга булды. Аңа Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров карары белән «Башкортстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Зөлфия Галим хәбәр итә.

Җырчыга Дәүләт бүләген Уфадагы концертта Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафикова тапшырды.

Гөлназ шатлыктан берара сүзсез калды, тамашачылар исә аны аягүрә басып алкышлады, диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар