Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева авыр чор кичерүе турында: «Җырлаудан туктарга дигән уйлар да килә...»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева авыр чор кичерүе турында: «Җырлаудан туктарга дигән уйлар да килә...»
"Татар-информ" архивы

Гөлназ Асаева үзенең «подписчиклары»на хәзерге вакытта тормышындагы иң авыр чорларның берсен кичерүе хакында сөйләгән.

«Бәлки, бу сүзләр кемгәдер сәер тоелыр, әмма минем бик кыен вакытларым. Тормышымда беркайчан да мондый коточкыч периодлар булганы юк иде. Һәрвакыт бөтен эшне дә 100 процентка башкардым. Ә хәзер нәрсәгә генә тотынсам да килеп чыкмый.

25 яшьтә башкалар нәрсә генә эшләми, ә мин ниндидер тупикта. Иҗат буенча да, блок һәм башка проектлар буенча да.

Кайвакыт, җырлаудан туктарга дигән уйлар да килә. Кайчан да булса бу халәттән чыгармын, дип өметләнәм.

Ни өчен бу турыда язаммы? Белмим, бәлки, җиңелрәк булып китәр… Тик әлегә шулай», – дип белдергән ачыктан-ачык Асаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100