news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева авариядән соң элемтәгә чыкты: «Руль артында мин идем...»

news_top

Җырчы Гөлназ Асаева, юл һәлакәтенә эләккәннән соң, беренче тапкыр язылучылары белән элемтәгә чыкты.

Юл фаҗигасе 28 февраль көнне Бәләбәй районында, Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы трассасының 14 нче километрында булды. Анда JAC һәм Hyundai Solaris автомобильләре бәрелеште.

Гөлназ Асаева авария моментында руль артында үзе булуын хәбәр итә. Икенче машинадагы зыян күрүчеләрнең гаиләләре белән элемтәгә керүе һәм кирәк кадәр ярдәм күрсәтәчәген белдерә.

«Руль артында мин идем. Моны беркем дә яшерергә җыенмый! Һава шартлары начар булу сәбәпле, каршы полосага чыктым. Ни дә булса эшләү мөмкин түгел иде.

Зыян күргән як белән без элемтәдә. Барлык шалтыратулар да теркәлгән. Безгә андагы пассажирларның номерларын беркем дә бирмәде, шуңа күрә аларның кияүләре белән шалтыратышып торабыз», – дип яза Гөлназ сторисларында.

Җырчының концерт директоры Вадим Фәтхинуров Гөлназның үзенең дә күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәдә ятуын хәбәр иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар