Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева әнисеннән зарлана: «Кайткан саен шушы хәл бездә...»

news_top_970_100
Гөлназ Асаева әнисеннән зарлана: «Кайткан саен шушы хәл бездә...»
социаль челтәрләр

Гөлназ Асаева әнисе, җырчы Лилия Биктимеровадан зарлана. Гастрольләрдән Уфага, әти-әнисе йортына кайтуына, әнисе аңа күпләп эш әзерләп куя икән. Аш бүлмәсенең идәннәрен юа-юа, Гөлназ: «Кич буе концертлар куйганнан соң күзәтәсең. О, менә Гөлназ, йолдыз, имеш. Барысы да Гөлназ да Гөлназ. Кайту белән әни бик тиз җиргә төшерә. «Ю, идәннәрне, түктең», – дип кычкыра менә», – дип ах-зарын сөйләп ала ул сторисларында.

«Түктең, конечно. Аш кайнатырга куйды да, ашы бөтен дөньяга түгелде», – дип кушыла аңа видеога төшереп әнисе.

«Сразу эләкте. Кычкырырга кирәк инде менә. Кайткан саен шушы хәл бездә, «казнить» итәләр», – ди җырчы. Әнисенең фатир идәннәрен тулысынча юып чыгарга тәкъдим итүенә: «Үтерәсең килсә, давай. 2 сәгать йокладым бүген. Бу 200 квадратыңны ничек юып бетерәм. Теге вакытта юып та турая алмадым, билем бетте. Миңа да 18 яшь түгел инде», – дип сөйләнә.

«Менә шундый бала күргәнегез бармы? Кечкенәдән шундый ул. Идәннең уртасын юа да карават астын юмый», – дип, әнисе дә Гөлназны фаш итә.

Әлбәттә инде, әлеге аралашу шаян характерда бара. Иҗади гаилә бу сөйләшүләрне үзләре үк видеога төшерә, шул рәвешле контент ясый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100