Гөлназ Асаева яңа образы белән хейтерларына азык биргән. Ул караңгы төсләрдә бизәнгән, кара күн киемнән. Хейтерларының эшен җиңеләйтеп: «Әни кеше шулай фотога төшми инде, әйеме? Оятсызлыкның чиге юк», – дип язган.
Хейтерларга азык та беткән ахры – алар язмаган. Бары: «Сезгә ни кисәгез дә килешә», – дип, яклап кына язалар. Шулай ук җырчының коллегалары да шаяртып язган.
Айдар Галимовның кызы Айгизә: «Ул Галимовның кызы белән артык күп аралашкан».
Азат Абитов: «Алай ярамый! Отписка».
Сезгә җырчының мондый образы ошыймы?