news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Абынганымны кешеләргә күрсәтәсем килмәде...»

news_top
Гөлназ Асаева: «Абынганымны кешеләргә күрсәтәсем килмәде...»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлназ Асаева үзенең чираттагы яңа җырын әзерләп йөри. Ул аның бер өлешен «язылучылары»на да тыңлатты. Артист сүзләренчә, әлеге җыр аңа тормышындагы иң авыр мизгелләрдә килеп төшкән һәм Гөлназ, ике дә уйламый, аны чыгарырга карар кылган.

«Бу ел төрле вакыйгаларга бай булды. Бәхеткә күмелгән чаклар да, чыдый алмаслык авыр вакытлар да булды. Әмма мин бу сынаулардан дөрес нәтиҗәләр ясарга тырыштым.

«Мин бәхетле» дигән әйбер бит ул вакытлыча… Бүген син бәхетле, ә иртәгә син үз-үзеңне дөньядагы иң кирәкмәгән, бер бәндә дә яратмаган кеше итеп хис итә башларга мөмкинсең…

Авыз тулы «канны» йотып, абынганымны кешеләргә күрсәтәсем килмәде. Кайберәүләрнең сөенгәннәренә түзеп, дәшмичә калырга да өйрәнеп беттем кебек. Ләкин адәм баласын өмет яшәткәнгә мин инде инандым.

Өйдән чыгарга оялып, телефон шалтыравына сискәнеп яткан вакытларда Наил абый Шәймардановтан бер җыр килеп төште… Иң беренче мин ул җырның сүзләренә игътибар иттем һәм аның бүгенге күңел халәтемә туры килгәнен аңлап, тиз арада эшләтеп тә куйдым.

Ул җырның бер өлешен сезгә тыңлатасым килә. Фикерләрегезне көтеп калам, дуслар, һәм дус булмаган дуслар», – дип язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар