Җырчы Гөлнара Тимерҗанованың туганы махсус операциядә һәлак булган.
«Айдар туганыбызның урыны оҗмахта булсын. Бигрәк тә әнисе Рәзифә апага Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен», –дип яза Гөлнара Тимерҗанова мессенджерларда.
Айдар – җырчының әнисе ягыннан өченче буын туганы. Украинага киткәнче, Нефтекамск шәһәрендә яшәгән. Аны 16 апрель көнне туган авылы – Башкортстанның Калтачы районы Күгәрчен авылында җирләячәкләр.
Гөлнара Тимерҗанова һәм мәрхүмнең башка туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.