Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанованы концерт куярга барган җирендә кабул итмәгәннәр

news_top_970_100
Гөлнара Тимерҗанованы концерт куярга барган җирендә кабул итмәгәннәр
Гөлнара Тимерҗанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гөлнара Тимерҗанова узган ел концерт куясы төбәкләрне бутаган. Ул командасы белән Татарстанның Яшел Үзән шифаханәсенә концерт куярга барган, әмма аларны кире борганнар. Чөнки җырчы шул ук исемдәге Башкортстан шифаханәсенә шалтыратып килешкән булган, ягъни телефон номерларын бутаган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

«Ел да Яңа ел бәйрәмнәрендә командам белән бер шифаханәгә барып концерт куя торган гадәтебез бар. Узган елны да шулай эшләргә булдык. Җитәкчесенә шалтыратып сөйләштем. «Шәп була, Гөлнара ханым, рәхим итегез», – диде ул. Әй җыенып, яхшы кәеф белән барып керсәк, тегеләр безнең турында белми дә. «Без концерт куярга килдек», – дидек. «Бездә бүген программа буенча дискотека», – диләр.

Мин аптырашта. Ничек инде алай? Телефонымны ачып карасам, Башкортстандагы шифаханәгә шалтыратканмын икән. Ул да нәкъ без барган Яшел Үзәндәге ял йорты исемен йөртә. Тиз генә концерт турында сөйләшкән ханымга кире шалтыратып, концерт вакытын күчердек», – дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100