news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗановага тәкъдим ясаганнар?

news_top
Гөлнара Тимерҗановага тәкъдим ясаганнар?
социаль челтәрләр

Җырчы, автор-башкаручы Гөлнара Тимерҗанова күптән түгел Таиландта ялда булды. Ул үзенең социаль челтәрләрендә ялдагы фотолар белән бүлешкән. Алар арасында зәркан кибетендә аңа чит ил кешесенең йөзек кидереп торганы да бар. «Шәһри Чаллы» газетасы, җырчы белән элемтәгә чыгып, әлеге күренеш турында сорашкан.

«Күпләрдә сораулар уятты ул. Мине ярәшүем белән котлаучылар да шактый булды. Бу фото шундый резонанс алыр дип күз алдына да китермәдем. Кызым белән шәһәр буйлап йөргәндә, бер зәркан кибетенә кереп чыгарга булдык. Сатучы: «Сезне фотога төшерик әле», – дип сорады. Мин аны-моны уйлап тормый ризалаштым», – дип җавап биргән Гөлнара Тимерҗанова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар