news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова: «Тавыш беткәндә генә фонограммага җырлаганым бар»

news_top
Гөлнара Тимерҗанова: «Тавыш беткәндә генә фонограммага җырлаганым бар»
Фото: © «Татар-информ»

Күптән түгел «Чулпан» мәдәният үзәгендә хәйрия концерты узды. Анда Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова да катнашты. Җырчы белән сәхнә артында бераз аралашып алдым.

Гөлнара апа, сез сәхнәгә чыгар алдыннан берәр нинди ритуал башкарасызмы?

Мин сәхнәгә чыгар алдыннан дога укып куям. «Аллаһы Тәгалә, бүген залдагы тамашачыларга мине матур итеп күрсәт. «Искитәрлек җырлады», – дип соклансыннар, мине ярдәмеңнән ташлама, – дим.

Сәхнәгә чыккач җыр сүзләрен онытканыгыз бармы?

Бар. Җырның сүзләрен онытсам, үзем тиз генә уйлап, мәгънәгә туры китереп җырлыйм. Сизмәстән ритмына туры китереп куям.

Беләсезме, сәхнәгә чыккач, бер дә дулкынланмыйсың кебек. Тик берәр ихлас тыңлап, мөкиббән китеп утыручы тамашачыны күрәсең дә – сүзләр онытыла. Шул вакытта фантазияне эшкә җигәргә туры килә.

Концерт алдыннан авырып киткән чакта фонограммага җырлаганыгыз бармы?

Әлбәттә, фонограммага җырлаганым бар. Тавыш беткәндә, үзеңә җырларга ярамый. Безгә табиб-фониатрлар моның хакта алдан әйтә. Тавыш ярылары авырткан чакта, артист кеше сөйләшергә дә тиеш түгел.

Үзеңнең концертың булганда, аны күчерергә мөмкин. Ә берәр нинди «солянка» концерты булса, нинди халәттә булуыңа карамый, син анда чыгыш ясарга тиешсең. Вәгъдә биргәч, чыгып җырламыйча булмый.

Тавыш беткәндә генә фонограммага җырлаганым бар.

Көненә 3 сеанс концерт куя алыр идегезме?

Әйе, тик ай буе көн дә 3 сеанс концерт куя алмас идем, чөнки бу – реаль әйбер түгел. Әгәр җырчы бөтен җырын да тере тавышка башкара икән, аның тавышы бетә. Мин консерваторияне тәмамлаган җырчы буларак, 100% белән әйтә алам – бу мөмкин түгел, чөнки бер сеанста 15 җырдан да ким җырламыйсың, калганнарында шулай ук.

Консерватория бетерүем миңа бик ярдәм итә. Моны тамак авырткан чакта да тикшереп караган бар. Укыган кеше буларак, син сулышны дөрес аласың, аннары резонаторга кушасың һәм башкалар белмәгән хәйләләрне кулланасың. Шул очракта концертны «ерып» чыгып була. Көн саен өчәр концерт куеп, бер атна гына түзеп була.

Тамашачыгызның сезгә нинди сәер бүләк биргәне бар?

Сәер бүләкләр биргәннәре юк. Бер тамашачы миңа шундый кадерле бүләк тапшырган иде. Социаль челтәремә «Мин яхшы кешегә генә бирелә торган бүләк алып килдем, аны сезгә кайчан тапшырып була?», – дигән иде. Ул вакытларда Уфа якларына киткән идем, кайта алмадым. Ә ул миңа һаман яза да, яза. Мин эчемнән генә: «Яхшы кешегә генә бирелә торган бүләк Коръән китабыдыр әле», – дип уйлап куйдым. Шулай булып чыкты да. Минем өчен бу бик зур бүләк булды.

Аннары кәнфит, шоколадлар, чәчәкләр бүләк итәләр. Бу җырчы күңеленә шатлык китерә. Бүләк бирмәсәләр дә, бер начарлыгы юк. Артист өчен иң кадерле бүләк – тамашачының мәхәббәте, алкышлары. Алар елмаеп, синең концертыңа килгән икән, шуңардан да зуррак бәхет була алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар