Гөлнара Сабирова «Ватаным Татарстан»нан китә: «Тормышымны үзгәртергә вакыт җитте»
«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова эшеннән китә. Китү сәбәпләре һәм редакция турында аның үзе белән сөйләштек.
– Гөлнара, сөйлә әле – нигә син китәргә булдың? Сине яхшы урынга чакырдылармы, әллә үзең ташлап китәсеңме журналистиканы?
– Бу – минем бик шәхси, бик тирәннән килә торган карарым. Мин моңа 1 елга якын әзерләндем, һәм менә хәзер вакыты килеп җитте дип саныйм. Мин үземне иҗади ялга китәм дип саныйм. Үземнең шәхси проектларым белән шөгыльләнә башлармын, бәлки, шәхси бизнес-проектлар, дип әйтик. Миңа әлегә ял итәргә, фикерләрне тупларга кирәк.
Матбугат белән бәйле эш белән шөгыльләнергә уйламыйм. Эштән китүем – шәхси карар, коллектив эчендәге дә, читтәге каршылыкларга да бәйле түгел. «Китәм» дип кергәч, Дәүләт Советында да, Министрлар Кабинетында да, «Татмедиа» агентлыгында да бик нык гаҗәпләнделәр. Бу – көтелмәгән хәбәр булды бөтен кеше өчен, коллектив бүгенге көнгә кадәр шундый шок хәлендә йөри. Минем карарымны җитәкчелек тә, коллектив та аңлап кабул итте. Коллектив авыррак кабул итсә дә, үзара ышаныч белән аерылабыз.
Һәр кешенең тормышында шундый бер вакыт килеп җитә бит инде – ниндидер башка кыйммәтләр барлыкка килә, тормышка башка күзлектән карый башлыйсың, ул бигрәк тә безнең яшькә хас. Мин уйлап йөри-йөри аңладым: миңа үзгәрергә, тормышымны үзгәртергә вакыт килеп җиткән.
Мин тәгаен генә чыгып китсәм дә, шундый әйбер белән шөгыльләнәм, дигән бизнес-сметам, бизнес-проектым юк. Минем әлегә беренче максатым: хәзер редакцияне тапшырып китеп, бераз ял итәргә. Сәламәтлегемне кайгыртырга, ял итәргә, иҗат белән шөгыльләнергә. Минем баш мөхәррир булып эшли башлаганнан бирле, 10 елдан артык, җүнләп шигырь язганым юк.
– Әйе, минем дә әйткән бар иде ул турыда....
– Әйе, синең белән дә сөйләшкән бар. Ә заманында мин шактый күп җырлар, шигырьләр яза торган шактый актив язучы идем. Минем бераз иҗат эше белән дә шөгыльләнәсем килә.
– Гөлнара, китү тормышыңдагы үзгәрешләргә бәйле түгелдер бит?
– Шәхси тормышымда, Аллага шөкер, барысы да бик әйбәт. Мин бервакытта да шәхси тормышымның нечкәлекләрен сөйләргә яратмадым. Бу очракта да сөйләмим. Шунысын гына әйтәм: барысы да нык әйбәт, һәм шәхси тормышым да бу карарыма тәэсир итте.
– Ничә ел журналистикада инде?
– 23 елдан артык журналистикада, шуның 10 елдан артыгы – баш мөхәррир вазифасында. Иң кызыгы: мин 2 курста урнашкан беренче рәсми эш урыным «Ватаным Татарстан» газетасы иде. Мин хезмәт юлын «Ватаным Татарстан» газетасында башладым һәм «Ватаным Татарстан» газетасы белән әлегә журналистика карьерасын туктатып торам. «Ватаным»да эшли башлавыма март аенда 5 ел булды.
– Коллектив нинди уңышларга иреште?
– Бүген коллектив белән хушлашканда, чәйләп алдык, шунда әйттеләр: мине билгеләп куйгач, 2020 елда ковид пандемиясе һәм шуның белән бәйле икътисади кыенлыклар башланды. Аннан соң махсус хәрби операция... Шундый кыенлыклар чорына карамастан, без ниндидер нәтиҗәләргә ирешә алдык. Беренче елда хәтта язылучылар да артты, 16 меңнән артып киткән иде. Аннан пандемия башлангач, кими-кими, 2019 ел күрсәткечләренә төште. Шундый вакыйгалар булмаса, зуррак нәтиҗәләр дә булыр иде. Язылу, үзегез беләсез, газетаның, редакциянең эшчәнлегенә бәйле түгел, читтәге факторлар бар. Почта, тарату системасы – ул бөтен басмаларга бүген нык тәэсир итә һәм иң нык авырта торган урын.
Сайт эшчәнлеге тулысынча булдырылды. Сайт буенча күрсәткечләр тәүлегенә 100-120 кеше иде 2019 елның март аенда, бүген ул 20 меңгә якынлаша. «Лайвинтернетта» беренче 15-20нче урыннарда, бу – шактый югары күрсәткеч дип саныйм. Социаль челтәрләрдә 200 меңгә якын аудитория бар.
Хезмәт хаклары 1,7-2 тапкырга артты. Бу – бик әйбәт күрсәткеч, чөнки монда бюджеттан тыш керемнәр дә тәэсир итте, проектларда актив катнашабыз, бюджет өлкәсендәләрнең хезмәт хаклары арту да тәэсир итте моңа. «Матбугатта хезмәт хаклары начар» дип әйткәндә, мин алай дип әйтә алмыйм, бездә ул шактый тотрыклы һәм, аз булса да, башкаларга караганда әйбәтрәк.
Редакциягә 2 машина бирелде. Зур рәхмәтләрем Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевичка һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка. Алар безнең татар матбугатының, «Ватаным Татарстан»ның эшчәнлегенә һәм бездән килгән гозерләргә бервакытта да битараф булмадылар, без бик әйбәт аңлашып эшләдек, Марат Готович белән бик күп проектларны чынга ашырдык.
– Коллективта ничә кеше?
– Бездә 40лап кеше эшли. Журналистлар 8-9 кеше, 3 үз хәбәрчебез бар. Мин буш, көчсез коллективка килмәдем, «Ватаным»да һәрвакыт көчле журналистлар булды. Татар матбугатында аналитика юк, диючеләргә «Ватаным Татарстан» газетасын укып карарга киңәш итәм. Бездә сәяси, икътисади аналитика, социаль юнәлеш, авыл хуҗалыгы тармагына аналитик күзаллау, журналист тикшеренүләре бар. Кичә генә Чирмешән районыннан кайттылар шактый проблемалы материаллар белән. Бездәге журналистлар барысы да бик көчле, исемле, аналитиклар. Шушы коллективның көчен аңлап, таркатмыйча, хөрмәт итеп эшләрлек көчле яңа редактор булса, монда нәтиҗәләргә ирешергә була.
Без быел гына да телләр комиссиясе белән 4 проектны тормышка ашырабыз. Шуларның берсе – «Җавап бар» видеоәңгәмәләр сериясе. Мин аны үзем алып барам. Башлаганда, шулкадәр популяр булыр дип дип уйламаган идем, анда кайбер чыгарылышларның караулары 150 меңгә җитеп килә. 40-50 минут бара торган татарча әңгәмә өчен бу – начар күрсәткеч түгел. Һәм ул – ниндидер «йолдызлар», аларның шәхси тормышлары турында сөйләшеп утыру түгел. Ул төрле темаларга, төрле белгечләр белән – сәламәтлек, дин, психология, мәгариф, ниндидер социаль проблемалар турында әңгәмәләр. Аны дәвам итсеннәр иде, дигән теләгем бар. Халыкта җитди темаларга да ихтыяҗ бар. Кызганыч, андый тапшырулар күп түгел.
«Асылташ», «Үз илемдә – үз телем» проектлары тормышка ашырыла. Гаиләләр арасында «Җылы оя» дигән бәйге бара, шунда актив катнашсыннар иде. Анда җиңүчеләргә 50шәр мең сумлык призлар түләнелә.
Узган ел газета 105 еллыгын билгеләп үтте. Ул уңайдан үзебездә эшләгән һәм эшләп киткән хезмәткәрләрнең китапларыннан күргәзмә эшләдек.
5 ел эчендә шактый кызыклы проектлар булды, бөтенесен искә дә төшереп бетереп булмыйдыр, көндәлек эш белән, бәлки, күренмичә дә каладыр.
Атнага 4 чыга торган газета бит инде ул. Узган ел ахырында гына атнага 3 чыга торган калды. Шуның өстенә көн саен сайт эшли. Республикада бара торган бер вакыйга да читтә калмый.
– Шундый күрсәткечләр була торып журналистикадан китәсеңмени?
– Мин журналистиканы яратып эшләдем һәм кайсы чордагы эшчәнлегемне алсам да, бер чор өчен дә миңа оят түгел. «Татарстан яшьләре» газетасында үзем журналист булган, «Шәһри Казан»да, «Сөембикә» журналында баш мөхәррир булган чорларның берсе өчен дә оят түгел. Мин аларның бөтенесен яратып, җылылык белән искә алам. Укытучыбыз Исмәгыйль абый Шәрәфиев мәктәбен, ул чорларны, Раиф Усманов белән бергә эшләгән вакытларны, сезнең белән бергә эшләгән вакытлар – барысы да кадерле.
Һәм тагын бер укытучым – сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов мәктәбен уздым. Матбугат секретаре булу ничектер башкача күзаллау мәктәбе булды, үзеңне кешеләр белән ничек тотарга кирәк, ничек итеп җитәкчене күрсәтергә кирәк, мин аннан бик күп әйбергә өйрәндем.
Кайсы гына коллективта эшләсәк тә, бөтен журналистлар белән дустанә мөнәсәбәттә кала алдык. Җитәкче булып эшләгәндә төрле кешеләргә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәргә туры килә, шул исәптән синең кул астында эшләүче кешеләрнең шәхси проблемалары белән дә, һәм беркемнән дә тискәре җавап алмадым. Зур рәхмәт.
Һәм бик зур рәхмәт минем коллегаларыма, сезгә, башка матбугат чараларының редакторларына, һәрвакыт бер-беребезне аңлашып эшләдек. Конфликтлы ситуацияләрдә дә гел уңай чишелеш таптык, җәнҗалларга китмичә, аңлаштык. Кемгә генә мөрәҗәгать иткән очракта да, ярдәм кулы суздылар. Мин бөтен коллегаларыма: Рәмис сиңа, Илшат Юнысовичка, Фирдүс Гыймалтдиновка, Шамил Садыйковка, Айдар Сәетгәрәевичка, бөтенесенә бик рәхмәтле. Бер-береңнең эшен күрә белү һәм танытырга булышу – ул зур әйбер. Без бер яктан караганда конкурентлар булсак та, икенче яктан, без бөтенебез бер халык белән эшлибез һәм шулай бердәм эшләп кенә нәтиҗәләргә ирешә алабыз дип саныйм.
– Гөлнара, син киләчәктә журналистикага кайтырмын дип уйлыйсыңмы иҗади һәм бизнес-сәфәрдән?
– Ишекләрне шапылдап ябып чыгып китмим. Дөнья бит, төрлечә булырга мөмкин. Психологлар 5 ел саен эш урынын алмаштырып торырга киңәш итә. Бигрәк тә журналистикада «эмоциональное выгорание» дигән әйбер бик көчле.
– Татар матбугатының киләчәген ничек күзаллыйсың?
– Татар матбугатының киләчәге гомумән матбугат белән бәйле. Безгә икътисади-социаль яктан шактый катлаулы чорда эшләргә туры килде. Без матбугатка кабат ышаныч туа башлаганын күрдек. Матбугатның киләчәге булсын өчен, ниндидер социаль карарлар кабул итәргә кирәк. Һәр редакциянең үзенең эчендә үз көче бар. Татар журналистлары аналитик фикерли алмый, аналитик язмалар язмый, диләр, ул бар, кайбер сәбәпләр аркасында гына чыгып җитә алмый. Интернетта ниндидер җиңеллек сорыйлар, газета итеп чыгарсаң, аны илтеп җиткереп булмый. Татар журналистикасының көчен арттыру өчен, социаль мәсьләләрне хәл итәргә кирәк башта. Хезмәт хакы, эш шартларын үзгәртү, авторитетны кайтару да керә монда. Татар матбугатының киләчәген кара тоннарда гына сызып атасым килми.
Мин «татар журналистикасы көчсез» дигән сүз белән килешмим. Әлбәттә, безнең милләтебезгә хас тыйнаклык бар, без аннан беркая да китә алмыйбыз, ул – безнең канга салынган, буыннан-буынга күчеп килә торган тыйнаклык. Әмма ул бит безне көчсезләндерми. Бөтен заманча трендларны татар журналистлары да куллана, татар журналистлары, милли журналистлар, бәлки, башкаларга караганда да җаваплырактыр әйтер сүзләре өчен. Мин укырга кергәндә, «татар матбугаты бетә» дигән сүзләр бар иде инде, 20 елдан артык эшлибез. Әлбәттә, элеккеге кебек 500 меңлек тиражлар турында хыяллана алмыйбыз. Алай да мәгълүматны кәгазь формасында алырга өйрәнгән һәм уйлап укырга өйрәнгән кешеләр категориясе калачак, дип уйлыйм мин.
– Уңышлар сиңа, Гөлнара.
– Без, журналистлар, бер-беребезне югалтмабыз дип ышанам.
Гөлнара Ильяс кызы Сабирова 1982 елның 22 апрелендә Татарстанның Аксубай районы Яңа Дума авылында туган. Казан дәүләт университетында «Журналистика» белгечлеге буенча укый. Төрле елларда «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарында, «Барс-Медиа»да эшли. Шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында матбугат секретаре дә булып эшләп ала, 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясенең рәсми сайтында массакүләм мәгълүмат чаралары үсеше Департаментының милли проектлар җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ басма матбугат чаралары Департаментының милли проектлар бүлеге җитәкчесе булды. «Шәһри Казан» газетасы һәм «Сөембикә» журналы баш мөхәррире. 2019 елдан – «Ватаным Татарстан» газетасында.