Гөлнара Габидуллинадан яңа җыр: «Дөнья бигрәк матур икән, кайчагында шуны күрмибез»
Җырчы Гөлнара Габидуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Дөнья матур» җырын тәкъдим итте. Аның көен җырчы Лилия Муллагалиева, ә сүзләрен Эльвира Сафина язган.
«Дуслар, дөнья бигрәк матур икән,
Кайчагында шуны күрмибез.
Шатлык арта, бәхет арта икән,
Киң булганда күңелебез...»