Җырчы Гөлнара Габидуллина социаль челтәрдәге битендә «Мин барын онытма» дигән җырына төшерелгән клибы белән уртаклашты.
Җырның авторлары – Альфред Якшимбетов һәм Алинә Хисамиева.
Клипны караучылар күпсанлы «ут», «йөрәк» тамгалары калдырган. Шулай ук Гөлнараның гүзәллегенә соклануларын да белдергәннәр.