Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Җәлилова: «Кеше башы аша атлап йөргәннәргә тормыш үз урынын күрсәтә ул!»

Шагыйрә, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнара Җәлилова белән бу – беренче зур интервью.

news_top_970_100
Гөлнара Җәлилова: «Кеше башы аша атлап йөргәннәргә тормыш үз урынын күрсәтә ул!»

Гөлнара Җәлилова Чечняда яши. Шул сәбәпле, әңгәмәне дә шул хакта сораудан башладым.

Гөлнара, бер белмәгән ят шәһәргә күчеп китү куркытмадымы?

Куркытты, әлбәттә. Бездә бит инде элек-электән Кавказ ягына карата ниндидер стереотип яши. Янәсе, халкы пырдымсыз, кызу канлы. Күченеп яши башлаган вакытта, бу стереотиплар үз-үземне тотышымда нык чагыла иде инде. Траекторияләрне, каядыр барып йөрүләрне дә алдан планлаштырып, сак басып кына йөри идем. Ә аннары, Чечня халкының бездән дә гадирәк һәм ихласрак булуларына төшенгәч, ничектер ияләштем шикелле.

Миңа калса, Грозныйдагы кебек рәхәт яши торган җир Татарстанның иң матур авылларында гына бардыр ул. Олыны – олы, кечене кече итә белүче, кешелекле кешеләр иле икән бит бу. Шуның кадәр уңай ул мохиттә балалар үстерү, белсәң! Берсендә шулай гаилә белән шәһәр әйләнергә чыктык та, паркта бер ирнең 3-4 баласын җитәкләп, бишенчесен кулына күтәргән килеш һава сулап йөргәнен күреп шаккаттым. Күз алдыңа гына китер: әти кеше бит ул. Бармы Казанда шундый күренеш? Юк ул. Булса да, ярты елга бер чыга торганнардыр. Ә монда көн саен шул хәл.

Кинәт күченеп китү бер дә ансат булмады анысы, Гөлинә. Әмма татарда «Ир кайда – Ватан шунда!» дигән гыйбарә бар. Мин шулай тиеш дип кабул иттем. Без нәрсә генә теләсәк тә, ничек кенә бәргәләнсәк тә, барыбер Аллаһы Тәгалә язган юлдан барабыз. Шулай ич?

Шулаен шулай да, тик анда бит менталитет барыбер башка...

Әйе, башка. Анда бездәге кебек хәмер, наркотиклар куллану һәм урамда аунап яткан бомжлар юк. Бездә бит урамга саф һава сулыйм дип чыксаң да, яшь егетләр сиңа терәлеп тәмәке тарта. Ә анда алай түгел. Анда хатын-кызны олылау, зурлау бар. Кистереп әйтә алам – халык теленә кергән Кавказ халкы стереотибы ул дөрес түгел. Алардагы шикелле киң күңеллелек, булса да, шул авылда гынадыр ул, мөгаен. Мисал өчен берсен генә әйтеп үтәм: анда да, бездәге кебек үк, яздырып ризык алучылар бар, мәсәлән. Ураза айларында зур эшмәкәрләр, шул дәфтәрләрне яптырып, бөтен кешенең әҗәтләрен үзләре түләп чыгалар. Юкса бит алар алай эшләргә тиеш тә түгел. Кайда бар ул әнә шундый кешелеклелек?!

Татарстанның иң матур авылы дигәндә, кайсы авылны күздә тоттың?

Татарстанның иң матур һәм иң бай авылы ул – һәркемнең туган авылыдыр инде. Минеке – ул Актаныш районы Яңа Әлем авылы. Кешеләре белән генә дә матур минем авылым. Аның кибетенә генә керсәң дә, «Син кем кызы?» – диеп, аркаңнан сөеп, әти-әниеңнең хәлен сорыйлар. Син авылда бервакытта да урамда калмыйсың, ач булмыйсың һәм сине анда һәрвакытта чәй белән сыйлаучы, ипи бирүче табыла. Грозный шәһәренең дә авылныкы кебек әнә шундый җаны бар. Мәсәлән, балаңны ипи артыннан чыгарып җибәрәсең икән, аны бушка биреп кайтаралар. Бу – аларның киң күңелле булганыннан гына түгел, ә ул акчадан артмаганнан һәм кимемәгәненнән. Яхшылык бит ул – йогышлы әйбер, Гөлинә. Әгәр син кешедән яхшылык көтәсең икән, иң элек син аңа үзең яхшылык эшләргә тиеш. Авыл безне әнә шулай тәрбияләде.

Шулай да, буйсынмас Җәлилова ничек, берсүзсез буйсынып, Чечняга чыгып киттте ул, әйт әле?

Миңа ул сорауны еш бирәләр инде. Ирем кайтып әйткәч, үзем дә шок хәлендә калдым. Нык киеренке хәлләрдә мин гел әтигә шалтыратам инде (гадәт!), һәм, җитмәсә, андый вакытларда һәрвакыт миңа җавабы әзер дә булырга тиеш әле аның. Бу юлы да мин: «Әти, менә шулай-шулай. Мин нишләргә тиеш инде?» – дигәч, «Ирең кайда – син шунда», – дип, бер генә әйтте.

Аннан бит ирем акылсыз кеше түгел, безгә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырмыйча, безне алып китмәс тә иде.

Димәк, әти һәм ир сүзе – синең өчен закон, һәм син алар сүзеннән чыкмыйсың?

Юк, чыкмыйм. Акыллы ир бит ул хатын-кызны үзенә гашыйк итеп, үз дигәнчә яшәтә дә белә. Менә мин иремнән генә дә чыгып әйтә алам – ул теләсә нинди хәлдә дә ир йөзен югалтмый торган кеше. Тормыш кырыкка кырланганда да, ир булып калачагына бер шигем юк.

Грозныйда гаилә институтының югары дәрәҗәдә булуы да бу фикереңә йогынты ясадымы бераз?

Миңа калса, ул – тәрбиядән килә торган әйбер. Югары дәрәҗәдә дигәннән… Һәр плюсның үз минусы барыбер була инде ул. Мәсәлән, анда ата белән ана аерылышкан очракта, балалар ата ягында кала, чөнки кан бит әтинеке. Татарда да шулай бит инде ул. Безнең гаиләдә дә әтинең авыз тутырып әйтә торган берәгәйле сүзе бар: «Минем балалар!». Аның гомергә дә «безнең балалар» дип сөйләшкәне юк. Мин аны шулай дөрес дип кабул итәм, чөнки ул – гаиләне нык итеп тотып торган нигез. Табигатем буенча мин үзем дә пырдымсыз, лидер кеше тормышта, әйеме, тик минем бервакытта да «минем балалар!» дигәнем булмады, чөнки алар – әтиләренеке, аннан соң гына минеке. Бу м ир кешегә тагын да җаваплылык өсти.

Дин буенча, ир рөхсәтеннән башка хатын-кыз эшләргә тиеш түгел. Бездә андый сорап торулар юк инде. Анда ничек?

Анда да җир җимертеп эшләүче хатын-кызлар бар, шулай ук, ирләре рөхсәт итмәгәнгә, фитнеска йөри алмаганнар да. Һәр гаиләдәге шикелле үзара килешеп, уртак бер фикергә килсәләр, ул очракта хатын-кыз эшли ала.

Бер «кәлиягә» салынган тормышны 180 градуска үзгәртү күңел төшенкелегенә китермәдеме?

Китерде. «Кәлия»дән да бигрәк, анда баргач озын итәк киеп, башка яулык бәйләп яшисе булыр микән, дип борчылган идем. Чалбар киеп йөрүчеләрне дә күргәч, бераз тынычлана төштем инде. Ачык, кыска әйберләр киеп, гаурәт җирләрне күрсәтү ярамый, әлбәттә. Берәү дә, туктатып, сиңа нотык укымаячак укуын, әмма Кавказ егетләре ут яндырып карап калачаклар. Аннан һәр илнең үз кагыйдәсе бар, Гөлинә. «Кунак булсаң – тыйнак бул», – диләр бит. Бары ул кагыйдәләргә хөрмәт белән генә карарга кирәк, шул гына.

Казанга да кайтып килик. Син, ялгышмасам, инде 14 ел Язучылар берлеге әгъзасы булып торасың. Әлеге берлек нидер бирәме сиңа?

Заманында мин, үземнең «Кояшлы сукмак» исемле китабымны чыгарыр алдыннан, шигырьләремне Харрас Әюпка тапшырган идем. Харрас абый укып чыкты да: «Син берлектәме?» – диде. «Юк инде, Харрас абый, нинди берлек миңа», – дим. Әле ул вакытта мин беренче балам белән авырлы, берлек планда да юк иде. «Юк, – ди, – син болай әрәм-шәрәм булып йөрергә тиеш түгел, син берлеккә керергә тиешсең!» – дип, мине Язучылар берлегенә әйди башлады. 25 кешедән торган жюри каршында имтихан тоту минем өчен зур сынау да, дәрәҗә дә иде. Олпат шагыйрьләр – Рәдиф Гаташ, Рабит Батулла, Марсель Галиев, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Мөхәммәт Мирза, Харрас Әюплар мине бертавыштан берлеккә алдылар.

Дөрес, Язучылар берлеге турында соңрак төрле сүзләр ишетелгәләде. Күбесе күңелгә сары май булып та ятмый. Тик кем генә ни генә әйтсә дә, Язучылар берлеге ул синең иҗатыңа зур җаваплылык өсти.

Бу синең иҗат киңлеген чикләмиме?

Миңа бер шагыйрь: «Шигырь язу ул – хезмәт. Син һәркөнне бер шигырь булса да язарга тиешсең!» – дип әйткән иде. Мин бу сүз белән тамырдан килешмим. Әгәр дә шигырь «туып» җитми икән, мин аны «чыгарып» та тормыйм. Үземне мәҗбүриләп язганым юк.

Ә җыр сүзләре?

Җыр сүзләренең күбесен мин шагыйрә калыбына кертмим. Аның күбесе рифма өчен «төзелеп бетә». Аннан минем кулланылышта еш яңгыраган сүзләр җырда ямьсез ишетелергә дә мөмкин, тыңлаганда, күбесе «колакны кисә». Шуңа да, күпчелек җырларым бәгыремнән тамган сүзләр түгел. Әмма «шигырь» дип таныган шигырьләрем арасында да җырлар бар. Менә аларын мин тирәннән сөрәм.

Язучылар берлегенә кергәннән соң төрле сүзләр ишеттерделәр, дидең. Нәрсә диләр?

Мисалга: «Теләсә кемне алалар. Анда бер нормаль шагыйрь юк. Үз кешеләрен җыеп утыралар!» – дип. Мин ул фикерләрне якын итмим. Менә минем министр буласым килми, шуңа гомергә дә Министрлар Кабинетына ничек эләгеп булганлыгы турында кызыксынганым юк. Андыйларга җавабым шул!

Шигырь, гомумән, ничек туа, Гөлнара?

Юләр кебек төнлә уянып китәм дә, онытканчы язып куяр өчен, телефон эзли башлыйм. Иң җенем сөймәгәне – ясалма шигырь. Үземнекен генә түгел, башкаларның да фальшын тотып алам. Бар «ясап бетерелгән» шигырьләр, ә бар – бәгырьдән тамганы. Шуңа мин шигырь өлгереп җиткәч кенә, аны язып куям. Әгәр берәр юлында «сөртенәм» икән, мин аны бетерәм дә атам.

– Бүгенге көндә татарда сүз бәясе юк дәрәҗәсендә, дип әйтә аласыңмы?

Юктыр. Әгәр бер өстәл артында ике кеше кара-каршы утырып татарча сөйләшә ала икән, аның бәясе кими алмый. Беренче чиратта ул, әлбәттә, театрлардан, җыр сәнгатеннән, шигърияттән, вакытлы матбугаттан башлана торгандыр инде. Дөрес, кәгазь матбугат бүген үзгәреш чорында. Без хәзер шулкадәр локомотив тизлек заманында яшибез. Газеталардагы мәгълүмат безгә хәзер ул кадәр мөһим түгел, чөнки, килеп җиткәнче, андагы яңалык искерә инде. Кичкә килеп җиткән очракта да, син инде аны Интернеттан укыган буласың. Шуңа кәгазь матбугат әһәмиятен югалта бара, дип уйлыйм. Ә матур сүзнең әһәмияте бетәргә тиеш түгел. Үз даирәмдә генә дә шуның кадәр матур татар гаиләләре бар. Анда «әтием», «әнием» дип эндәшкән балалар үскәндә, безнең татар теле бетмәскә тиеш!

Татар театры яшәгәндә сүз бәясе кими алмый, дисең. Соңгы елларда татарны йокысыннан уятырлык әсәрләр куелмый кебек. Шулай да, синең җанны тетрәткән әсәр – ул … ?

Нинди әсәрне атыйм икән... Зөлфәтнең Камал театрында куелган «Телсез күке»се, Туфан Миңнуллинның «Мулла»сы, Тинчурин театрында Исламия Мәхмүтованың «Мәхәббәт чишмәсе», соңгылардан Әтнә татар дәүләт драма театрының «Фронтовичка»сы.

Ә соңгы премьералардан нәрсәне карадың?

Менә Тинчурин театрында бара торган «Мәдинә» спектаклен карадым. Мине әлеге спектакльнең авторы һәм режиссеры Илгиз Зәйниев һәм төп рольдәге Мәдинә – Резеда Сәләхова иҗаты тартып китерде. Икесе дә талант.

Соңгы укыган китабың нинди?

Марат Кәбировның «Киллер»ын һәм Зөлфәт Хәкимнең «Ятимгә дә яз килә»сен укыдым.

Күңелең тынгысыз чакта кемнең шигырен алып укыйсың?

Нияз Акмалныкын һәм Харрас Әюпнекендер. Аларның җырлап тора торган шигырьләре укыган саен елатып, җанны айкап чыга. Ул шигырьләрне укыгач, авылга әти-әни янына кайтасы, туып-үскән бәбкә чирәмдә ауныйсы, тешне чымырдаткан салкын кое суы эчәсе, тез башын канатасы килә башлый... Еллар узгач, шушы ук шигырьләр арабыздан киткән әрвахларны да юксындыра. Әбекәем зиратына кайтып дога кылу да шушы шигырьләргә сыеп беткән бит.

Әбиең турында син еш искә аласың...

– Кешегә, күпме яшәсә дә, әти-әнисе, әби-бабасы җитмәстер ул. Әбекәйнең киткәненә икенче елга 10 ел була инде, әмма аның юклыгы мине һаман җибәрми… Ул әле һаман мине иркәләп торырга тиеш шикелле. Юклыгын барыбер кабул итә алмыйм. Мин аның янына кайтып, сөйләшеп, елап килмәсәм, күңел үзенә урын таба алмый бәргәләнә. Нинди кылдыр инде ул, белмим... Әгәр, Татарстанга кадәр кайтып, Яңа Әлем зиратын урап килмәсәм, Грозныйда яшәргә минем «бензин җитмәячәген» тәгаен беләм.

Әби җылысын әби белән үскәннәр генә аңлыйдыр аны.

Беләсеңме, Гөлинә, бала үстергәндә, сиңа бик зур бурыч йөкләнә. Син балаңның укуын да карарга, эшкә дә өйрәтергә, Кеше дә итәргә һәм көненә 10 тапкыр яратырга да тиеш әле. Без, әниләр буларак, балаларга бик таләпчән. Ә әбиләр алай итми... Шуңа аларның йөрәкләре зуррактыр инде, гомер буена җитмәүләре дә шунлыктандыр.

Синең апаң Эльмира Җәлилова – шулай ук танылган шагыйрә. Ике иҗат кешесенә бергә яшәү кыен түгел идеме?

Безгә гаиләдә иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылды. Икебез дә иҗатка якын булу ул әдәбиятка гашыйк булудан башланды. Өебезгә алынмый торган газета-журнал юк иде. Авыл китапханәсендә дә без укымаган китап калдымы икән ул чакта? Беренче президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев тә: «Актанышның тавыклары да җырлый аның», – диеп көлгән бит инде. Актаныш суы килешкәндер безгә дә. Аннан яшь чагында безнең әни дә язган. Ул вакытта инде шигырьләрне кешегә чыгару дигән әйбер булмаган, без дә күрмәдек аны.

Инстаграм аккаунтыңны бик актив алып барган кеше буларак та сорыйм әле... Аннан чыгып фикер йөртсәк, син гел кәс-кәс басып, рестораннарда гына ашап йөрисең кебек. Бездә бит кеше кешенең үзеннән дә рәхәт яшәвен күтәрә алмый. Язылучыларың арасында көнләшүчеләр бармы?

– Андый әйбердән көнләшкән кешегә ни дә булса аңлатып торуның файдасы юк дип беләм. Һәрвакыт синнән әйбәтрәк яшәүче табылачак. Шуңа иң әйбәте – «минеке дә шундый булсын иде» дип теләргә кирәк ул вакытта. Аннан мин «шәхси әйберне – шәхси шкафта» калдырырга яратам. Ә Инстаграмда – минем тормышның 0,1% гына. Миңа калса, мин иң гадәти тормышта яшим кебек. Шулай түгелме?!

Дуслар хәзер кайгыңны түгел, шатлыгыңны да күтәрә алмыйлар. Ә синең икесен дә үзенеке кебек итеп кабул итәрдәй дусларың бармы?

Минем даирәдәге дуслар – алар бик сыналган кешеләр. Туган көнемдә дә әйттем мин ул сүзне, хәтерләсәң. Алар – минем матур чагымны да, авыр чагымны да, җиңел чагымны да күргән кешеләр. Мин дә аларныкын шулай. Дуслар бары вакыт белән генә сынала. Кеше ниндидер бер этапны синең белән узып, синең холкыңа түзеп, синең янда басып кала алса, менә шул дус була да инде.

Бүген синең өчен тормыш кыйммәте нәрсәдә?

Күңел халәтенә хыянәт итмичә, үзгәрмичә һәм кешеләрне үзгәртергә тырышмыйча, тыныч тормышта яшәүдә. Фәйрүзә Мөслимованың яратып әйтә торган бер сүзе бар иде: «Ялгыз булганда шигырь язмыйсың, әмма ялгызлык шигырь яздырта», – дигән. Шуны аңларга язмасын.

Ә яшәү принцибың нинди?

Мин ниндидер стандартлар артыннан кумыйм. Арбадан арбага күчеп утыру да минеке түгел. Гомергә дә үземне кемнәндер өстен куйганым, кешене мыскыл иткәнем булмады. Кеше башы аша атлап йөргәннәргә тормыш барыбер үз урынын бер күрсәтә ул. Бу – бары тик вакыт мәсьәләсе генә! Һәрнәрсәдән тәм табып яшәүдән дә яхшысы юктыр, мөгаен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100