Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Голливудка чакырырга кирәк». ЮХИДИ инспекторы барган автомобильгә кереп утыра 

Йошкар-Олада ЮХИДИ инспекторлары чын «боевик» төшергән.

news_top_970_100
«Голливудка чакырырга кирәк». ЮХИДИ инспекторы барган автомобильгә кереп утыра 
Марий Эл буенча эчке эшләр министрлыгы

Марий Эл буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте кызыклы видео белән уртаклаша.

Шәһәр урамында патруль автомобиле шикле машинаны туктата. ВАЗ-2199 автомобилендә исерек йөртүче бар дип фаразлыйлар. Әмма ул туктарга теләми, аны бер урамда кысрыклыйлар. Полиция лейтенанты Андрей Иванов тәртип бозган йөртүче янына килеп, ишеген ачкач, тегесе, аны көтеп кенә торган кебек, кисәк кузгалып китә. Инспектор, ишеккә ябышкан көе кала. Машина зигзиглар ясап чапса да, ул егылып төшми, машина эченә кереп утыра. Машинаны туктаталар, йөртүчесенең кулын богаулыйлар. Ул 16 яшьлек исерек яшүсмер була. Аңа карата җинаять эше кузгатылырга мөмкин.

Андрей Иванов полициядә берничә ай гына эшли икән.

Бу видеоны караган кешеләр «Голливуд фильмнарына чакырырга кирәк» дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100